• Новости

    Библиотекада

    Шләпә турында уены-чыны бергә.

    Икенче ел инде Бәзәкә авылы мәчете каршында җәйге каникул көннәрендә балалар өчен ял һәм  рухый сәламәтләндерү лагере эшли. Лагерьга йөрүчеләрнең ялын Бәзәкә китапханәсе һәм мәдәният йорты оештыра. 5 июль көнне китапханәдә “Шләпә турында уены-чыны бергә” дигән күңелле танып белү сәгате үткәрелде. Моның өчен баш киемнәренең күргәзмәсе оештырылган иде. Иң элек катнашучылар шул баш киемнәренең исемнәрен искә төшерделәр.  Биредә бүрек, башлык, берет, берет-таблетка, шәл, косынка, яулык, чепчик, шарф, бескозырка, подшлемник, бейсболка, панамка, фуражка, кепка,  шләпә һ.б. куелган иде. Балалар “Башлык” һәм “Бүрек” дигән ике командага бүленеп баш киемнәре турындагы табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләрне дәвам иттеләр, “Яшел тартмада”гы серле баш киеменең хуҗасын эзләделәр, әкият геройларының кайсы нәрсә кигәнен искә төшерделәр һәм башка кызыклы уеннарда катнаштылар. Чара слайд презентациясе белән тулылындырылды, кызыклы һәм  яңалыкларга бай булуы белән балаларны җәлеп итте. Күңелле сәгатъ аерым һәм бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться