9.07.2018. (Мәдәният йорты, китапханә)
Бәзәкә авылы Минәхмәт мәчете каршында оештырылган лагерьга йөрүче балалар, бу юлы бик теләп Африкага сәяхәткә “чыктылар.”) Сәяхәтне капитан- Фәния Башарова, боцман – Гузәлия Гумерова, радист- Розалия Насифуллина оештырдылар. Сәяхәтнең төп максаты кечкенә акулаларны һәм фламинголарны туган якларына - Африкага кайтарып кую иде. Юлыбыз бик уңышлы булды, азык-төлек тә, су да җитте. Кыйммәтле хайваннарыбызның сәламәтлегенә дә зыян килмәде. Иң моһиме корабльдә һәрвакыт дәртле музыка, шат авазлар ишетелеп торды, яхшы кәеф хөкем сөрде!