• Новости

    Л.Н.Толстой елы

    Татарстанда Л.Н.Толстой елы дәвам итә

     

    2018 ел Татарстан Республикасында Президент Р. Минниханов указы нигезендә Лев Толстой елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында Бәзәкә авыл китапханәсендә шушы уңай белән төрле чаралар уздырылды.

    Бөек рус язучысы Лев Толстой балаларны бик яраткан, аның хикәяләрендә шаян, кызыксынучан, эчкерсез балалар язучы тарафыннан оста сүрәтләнгән. Шулай ук Толстой төрле табигать күренешләре, җәнлекләр һәм хайваннар тормышы, тормыштагы вакыйгалар  турында да үзенең фикерләрен язып барган һәм соңрак ул хикәяләр  язучының “Алфавит”ына кертелгән. Авыл китапханәсендә 18 сентябрь көнне мәктәпнең башлангыч класс укучылары өчен “Что, кто и почему?” дип исемләнгән әңгәмә-викторина  Толстойның нәкъ шул хикәяләренә багышланган иде. Укучылар берничә хикәяне кычкырып укыдылар һәм фикер алыштылар. Аеруча ат ни өчен пошкыра, куян ничек һәм ни өчен эзен югалта, җил кайдан исә дигән сорауларга җаваплар балалар өчен кызыклы булды. Соңыннан укучылар язучының тормышына һәм иҗатына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр, Л.Толстой укырга яраткан китаплар белән таныштылар.

    Ә 19 сентябрь көнне Ф.Башарова урта мәктәптә урта һәм югары класс укучыларына “Славен на века” дигән виртуаль экскурсия оештырды. Балалар Л.Н.Толстойнын туган җире Ясная полянаның үткәне һәм бүгенгесе , язучының “Сугыш һәм солых” романы буенча эшләнгән фильмнан өзек, ХХ-гасыр башындагы Толстой турында видеоязмалар карадылар, “Я вновь открываю Толстого” дигән тест сорауларына җаваплар эзләделәр.

    М.Горький бөек язучы Л.Н.Толстой турында «Не зная Толстого - нельзя считать себя знающим свою страну, нельзя считать себя культурным человеком» дип язган. Бу чараларда катнашкан укучылар да Л.Толстой әдәби мирасының никадәр зур көчкә ия булуын аңлап калганнардыр дип ышанасы   килә.

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться