• Новости

    Чана шуу

    Кыш бабай белән Кар кызы бездә кунакта! (Бәзәкә мәдәният йорты)

    Кышкы каникулларның сонгы көнендә бәзәкәлеләр һәм балалар өчен күмәк чана шуу оештырылды. Бу матур чарага күчтәнәчләрен төяп Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр. Кунакларны Тәнзилә апа һәм Рәфис абый  Сибгатуллиннар телеңне йотарлык тәмле коймак һәм хуш исле кайнар чәй белән сыйладылар. Мондый сыйлардан соң минем китәсем дә килми диде Кыш бабай һәм безнен белән рәхәтләнеп чана шуды. Шунсы кызганыч, бик күп авылдашларыбыз шушы матур, кунелгә  рәхәтлек бирә торган ял сәгатеннән мәхрум калдылар.  Мондый ял чараларында активрак катнашыгыз авылдашлар! Эшлэргэ чакырмыйбыз ич. Тугызынчы һәм сигезенче дистәне ваклаучы апаларыбыз да әлеге күмәк ялдан бик кәнәгать калдылар: балачакларыбызга кире кайткандай булдык диде алар, зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

    Дөнья мәшәкатьләре болай да җитәрлек бит, дуслар! Ялларыбызны файдалы да, күңелле дә итеп үткәрик!

    Бу чараны уздыруда  спонсорлык ярдәме күрсәткән “Алмаз” кибете хуҗаларына- Ленар Әбүгәлиевичка ЗУР РӘХМӘТ!!!

    клуб

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться