• Новости

    Яна 2019 елны каршы алу концерты

    Бәзәкә мәдәният йорты, 29.12.2018

    Яңа ел концерты быел Бәзәкә авылында 29 декабрьдә булып узды. Чөнки Кыш бабай белән Кар кызы Бәзәкәлеләрне иң беренчеләрдән булып, Яңа ел бәйрэме белән котламакчы булган. Яңа ел күчтәнәчләре белән бергә ул бик оригиналь  бүләк тә әзерләгән булган- океан уртасындагы бер утрауга 2 кешелек юллама.(«Мин җылы яктагы илләрне яратмыйм, анда эрим мин. Бу утраунын исеме Мальвина бугай диде.) Тик бу путевка концерта катнашкан һәм үзенең талантын оста итеп күрсәтүчегә, халыкка җиткерә  белүчегә бирелә диде.  Кыш бабай бәзәкәлеләрнең осталыгына шаккатты. Ул «ялык-йолык» килгән йортларга, мәктәп,балалар бакчасы, мәдәният йортының бизәлешенә таң калды.Яңа ел белән котлап зур рәхмәтен белдерде.

    Авыл җирлеге башлыгы Ильмир Кашафутдинов та үзенең котлау сүзләрен авылдашларга җиткерде. Үз йортларын төрле утлар белән бизәгән авылдашларга Тәслимә, Камиль Зайнуллиннар (3 урын); Кәүсәрия, Равиль Шайдуллиннар (2 урын) һәм Флүсә, Ильнур Мухаметдиновлар ( 1урын) гаиләләренә акчалата бүләк тапшырды. Котлыйбыз авылдашлар!!! (Киләсе елда бу матур традиция тагын да дәвам итәр , әле алай гына да түгел ярышның номинацияләре артыр, тагын да күбрәк авылдашлар җиңү яулар дип ышанып калабыз.)

    Концертның ничек узганын язып тормыйм әле. Күп сөйләсәң кызыгы бетәр диләр. Тик шуны гынаэйтәм Мальдивы утрауларында ял итәр өчен артистларыбыз бар көчләрен дә кызганмадылар, хәтта Менделеев шәһәреннән килгән кунаклар да катнашты безнең концертта. Тик шунысы кызганыч Мальдивы утраулары ул – Сейшелы утравы булып чыкты, ә путевка дигәнебез «Дом-2»га ике кешелек чакыру билеты иде. «Аерылганны аю ашар, буленгәнне бүре ашар»- дигән эйтем бар бит, безнең концертыбыз артистлары аерылмадылар да, бүленмәделәр дә. Барысы  да авылда калды, ә чакыру билеты кире «Почта России» белән Кыш бабайга «очты».

    Концертта катнаштылар:

                Биюче кызларыбыз:

    Бахтегараева Динара

    Гильмутдинова Алия

    Гильмутдинова Зилә

    Мусина Резидә

    Нуретдинова Азалия

    Нуретдинова Алина

    Хузяхранова Регина

                Менделеев шәһәре С. Гассар ис. халык эстрада бию ансамбле «Кристалл».

                Үзешчән артистларыбыз:

    Ахунзянова Фаилә

    Гараев Фәрит

    Гатауллина Гузәл

    Хасанова Гүзәл

    Хасанов Илнур

    Гадельшина Кадрия

    Гимадиев Марат

    Закирова Әклимэ

    Мусин Расим

    Мусина Равия

    Назмутдинов Равиль

    Хузиахметова Гөлшат

    Плотникова Мәсхүдэ

    Рамилов Рома

    Сибгатуллина Тәнзилә

    Сибгатуллин Рафиснур

    Садриева Гөлүзә

    Хузиахметова Фәйрүзә

    Хузиахметова Эльмира

    ХузиахметовРашат

    Шайдуллина Кәүсәрия

    Шакиров Ильшат

    Нуретдинова Гөльнур

    Ибатуллин Саетзян

    Хузиахметова Венера апалар.

    Җырлап, биеп, күңелле тамашаларда катнашып,   тамашачыларга бәйрэм шатлыкларын бүлэк итүегез өчен ЗУР РӘХМӘТ СЕЗГӘ! Спонсорларга матди ярдәм күрсәткәннәре өчен РӘХМӘТЕБЕЗ чиксез! Яңа елда, яңа шатлыклар,яңа бәхетләр, яңа могҗизалар көтсен үзегезне. Сәләмәтлек белән килэсе Яңа елны да бергәлэп каршы алырга язсын. АМИН.

                                                                                                                                           

    Мәдәният йорты коллективы исеменнән Г. Гумерова.

    тулырак

    клуб

    фотолар









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться