• Новости

    Тыныч Жирдэ бэхетле балачак

             Берләшкән Милләтләр Оешмасы  Генераль Ассамблеясе карары белән 21 сентябрь Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп  үтелә. Җир планетасында сугышлар әледән-әле кабатланып тора, һәм ел саен билгеләп үтелә торган Тынычлык көне миллионлаган кешеләрне шул турыда уйларга, шул хакка ни дә булса эшләргә этәрә.

            Бәзәкә мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә үткәрелгән “Тыныч Җирдә бәхетле балачак” дип исемләнгән Тынычлык дәресе башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелде. Иң элек укытучылар Р.Вахитова һәм  Г.Нуретдинова  балалар белән Тынычлык символы - ак күгәрченнәр ясадылар, аларга Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен язып беркеттеләр. Китапханәче Ф.Башарова Тынычлык көне тарихы турында сөйләп үтте, шул темага караган китаплар белән таныштырды. Ә аннары барысы бергә  илебез тыныч, көннәребез якты, тормышыбыз матур булсын, Тынычлык хакына башын салган бабаларыбыз рухы шат булсын дигән теләкләр белән төсле шарларга беркетелгән ак күгәрченнәрне зәңгәр күккә очырдылар.     
    (21.09.2019 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться