• Новости

    Купме хезмэт...

    Күпме хезмәт, күпме һөнәр бездә!

     

         23 октябрь көнне Бәзәкә китапханәсе  Эшче һөнәрләр елына багышлап  “Күпме хезмәт, күпме һөнәр бездә!” дигән танып белү сәгате үткәрде. “Ләйсән” балалар бакчасыннан тәрбиячеләре Л.Гилязова белән килгән кечкенәләрне китапханәче иң элек “Һәнәрленең кулы алтын” дигән китап киштәсендәге китаплар белән таныштырды, бүгенге көндә ихтыяҗ югары булган  һәм бүгенге заманда  югалып баручы һөнәрләр турында сөйләп үтте. Аннары балалар төрле һөнәр ияләре хезмәтендә кулланыла торган приборларны танып әйттеләр, презентация аша яңа һөнәрләр белән таныштылар. Китапханәче “Һөнәрләр” дип аталган хәрәкәтле уенны үткәреп ял иткәннән соң балаларга “Сказка о пропавших профессиях” дигән әкият укыды. Нәниләр үткәрелгән чарадан канәгать булып калдылар.

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться