Рәхмәт иленә сәяхәт
11 январьдә бөтен дөньяда “Рәхмәт көне” билгеләп үтелә. Кечкенә укучыларын шушы дата белән белән таныштыру максатыннан Бәзәкә китапханәчесе “Ләйсән” балалар бакчасына килде.
Ф.Бәшәрова барлык кешеләргә дә бердәй уңай тәэсир иткән рәхмәт сүзенең организмга никадәр шифасы булуын сөйләп үткәннән соң нәниләргә берничә уен уйнарга тәкъдим итте.“Әдәпле сүзләр”, “Җөмләне дәвам ит”, “Ситуация”, Игътибарлы бул!” дигән уеннар нәниләрнең сүзлеген ягымлы сүзләргә баеттылар. “Сорау-җавап” викторинасы бик күңелле үтте, балалар үзләренә карата әти-әниләре кулланган “тәмле сүз”ләрне санадылар. Соңыннан нәниләргә В.Сутеевның әкияте буенча эшләнгән “Мешок яблок” мультфильмы күрсәтелде.
“Рәхмәт” – якты һәм җылы сүз, ул саф йөрәктән чыгарга тиеш. Үзегезгә якын булган, яхшылык эшләгән кешеләргә бу сүзне ешрак әйтегез” дип искәртте китапханәче чара ахырында.
(январь 2020 ел)