• Новости

    Урыныгыз жэннэттэ булсын, Римма апа

    Урыныгыз җәннәттә булсын, Римма апа!

    Авылыбыз Бәзәкәне бөтен күңеле белән яраткан, энесе Марсель абыйның иҗади мирасын чәчми-түкми саклап авылдашларыбызга, якташларга җиткергән Римма апа Гыймазетдинова бүген бакыйлыкка китеп барды. Эшләгән барлык изге эшләрегез Сезгә оҗмах ишекләрен ачарга ярдәм итсен, Римма апа. Яраткан бердәнбер кызыгыз Лилиягә, оныкларыгызга һәм оныкчыкларыгызга, туганнарыгызга, якыннарыгызга, якташларыгызга хәер-догаларыгызны калдырып китегез! Сезнең Бәзәкә өчен янып йөреп эшләгән изге гамәлләрегезне якташлар мәңге исләрендә тотарлар.

    Лилия, Зиннур, Диләрә, Булат! Сезнең авыр кайгыгызны барлык авылдашлар, сайт укучылыры исеменнән уртаклашабыз. Ходай тәгалә сезгә бу зур югалтуларны кичеп чыгарга көч бирсен.

    Хушыгыз, Римма апа...

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться