• Новости

    Миллэт жыеныннан сон уйланулар

    Мәхмүтова А.Х.

    Милләт җыеныннан соң уйланулар

    Вакыт бик тиз уза. Менә инде Татарстаныбызның 100-еллыгына багышланган чаралар да узып китте. Аның кульминациясе булган милләт җыенына да шушы көннәрдә бер ай тула. 29-30 августта узган бу җыенга мин дә шәрәфле кунак буларак чакырылган идем. Сөенеп, рәхмәтемне әйттем һәм җыена башладым. Бу минем ярты ел үзбикләнүдән соң беренче тапкыр кеше арасына чыгуым (хәтта, җәй үтеп, авылга да кайтмадым, Алабугада калып, Казанга да кайта алмадым), шуңа күрә битлек-перчаткаларны салмау турында киңәшләр күп булды. Бер шәһәрдәге подъезддан икенчесенә кадәр илтеп куя торган таксига утырып, 28 августта Казанга юнәлдем.

    29 августта сәгать унда конгресс бинасына бардым. Анда инде ике көнгә сузылган очрашулар, күрешүләр, сөйләшүләр башланды... Элек конгрессның корылтайларына бөтен дөньядан 1500-2000 делегат һәм шәрәфле кунак чакырулы булса, быелгы шартларда Россиядән һәм БДБ илләреннән барлыгы 500 делегат һәм йөзгә якын шәрәфле кунак катнашты. Бикләнеп ятып, бер-беребезне бик сагынганбыз икән. Ихтимал, телефонсыз гына аралашуның фикер алышуда никадәр мөһим, никадәр кирәкле әйбер икәнен шунда гына аңлаганбыздыр. Монда инде битлек-перчаткалар бөтенләй онытылды. Шуңа күрә күпләр өчен (әлбәттә, минем өчен дә) милләт җыенының төп әһәмияте, төп нәтиҗәсе дуслар, танышлар, фикердәшләр белән очрашу-сөйләшүләр булгандыр дияргә ярыйдыр.

    Һичшиксез, татар опера һәм балет театрында узган җыенда бик җитди, мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Аны нәкъ сәгать бердә конгресс рәисе В.Шәйхразиев ачты һәм президент Рөстәм Миңнехановның чыгышы башланды. Бөек Тукай гыйбарәсе белән әйткәндә, асылда “Дәрсе гыйбрәт” булган дистәләгән кызыклы чыгышлар арасыннан тагын икесен генә искә алам: аның берсе, үткән җәй самолетын кукуруз кырына утыртып, 237 кешенең тормышын саклап калган Дамир Йосыповныкы, икенчесе мәшһүр физик, дөньяның бик күп фәнни академияләр әгъзасы Рәшид Сюняевның видеочыгышы иде. Аларны берләштергән нәрсә -  икесе дә русча сөйләделәр. Моның сәбәбе - совет мохитендә, татар тормышыннан, теленнән читтә үсүләредер, мөгаен. Әгәр дә үзбәк-кыргыз арасында 40-50 елларда үскән Рәшидкә төрки мохит чит-ят булмаса (ул үзенчә бик матур иттереп, вата-җимерә булса да, Миңнеханов әйтмешли, “сувенир телдә” дә сөйләшкәли), 80-елларда Норильскида үскән Дамир нинди милләттән булуына үзенең беренче чыгышларында ук игътибар итмәве хакында әйткән иде. Ә бу чыгышында ул тормышында татар эзләрен табуы турында да бик дулкынланып сөйләде (мәсәлән, әти-әнисе Казаннан даими “Чаян” журналын алдырганнар, аның үзенә генә әйтелә торган махсус татар сүзләре булган һ.б.).

    Чыгышлардан соң тиз генә “Татарлар: гамәл стратегиясе” исемле документ кабул ителде (рус һәм татар телләрендә басылган аның унар битлек тексты безгә алдан таратылган иде), бүләкләнгән кешеләргә Татарстан орден-медальләр өләшенде, һәм сәгать ярым эчендә утырыш тәмамланды да. Мине бик тә гаҗәпләндергән нәрсә – җыенның вакытында башланып, нәкъ күрсәткән вакытка төгәлләнүедер, мөгаен. Президент үз командасын вакытның үзкыйммәте югары булуын аңларга (чара программада күрсәтелгән нәкъ сәгать ярым вакытны алды – русча әйтсәк, “тютелька в тютельку”) өйрәтеп җиткергән икән ич!

    Ләкин театр алдына җыелган халык әле бик озак, кичке аш вакыты җиткәнче, таралмады. Мине өемә алып кайтып куйганда, сәгать биш тулган иде инде. Аралашу опера театрындагы классик концертта да, Г.Камал ис. театрда спектакльдә дә дәвам итте. Ә мин өйдән чыгарлык дәрәҗәдән узган идем инде. Шуңа күрә бик яхшы әзерләнгән концертны телевизордан гына карадым. Икенче көнне чаралар шул кадәр күп планлаштырылган иде, күпләр, кая барырга аптырап, кунакханәләрдән Камал театры алдындагы мәйданга “Уйнагыз, гармуннар!” һәм Мәрҗани урамындагы “Печән базары” һәм “Татар костюмы” кебек чараларга җәяү генә юнәлделәр...

    Моннан берничә ел элек Стратегия хакында сүз бара башлагач, аның тирәсендә күп шау-шу күтәрелгән иде. Әлбәттә, ул чорда да, хәзер дә документ камил булмагандыр һәм түгелдер, чөнки дөньяда күпме татар булса, шул кадәр стратегия тирәсендә уйлану-фикер йөртү бардыр, һәркем үзенчә күрә, чамалый. Татарлык табигать тарафыннан, тумыштан бирелә торган үзенчәлек: аны бер кем дә кабул итеп тә ала алмый, кире кага да алмый. Димәк, бу мәсьәләнең чишелешен кеше: “Алма пеш, авызыма төш”, - дип кемнәндер көтеп ятарга түгел, ә үзе хәл итәргә тиеш.

    150 ел элек бөек Шиһабетдин Мәрҗани бу хакта бик матур сүзләр язган һәм татар халкының стратегиясен ике-өч җөмлә белән билгеләп бирә алган иде: “Халкыбызның кайберләре аларны кимсетү, мәсхәрәләү урынында “татар” дип әйтүләреннән татар булуны бер кимчелек санап, ул исеменнән чирканып, без татар түгел, без мөселман дип тавыш, җәнҗал чыгаралар. И мескин! Әгәр дә синең “мөселман”нан башка бер исемеңне алар белмәсә иде, сине, әлбәттә, “мөселман” дип нәфрәт иткән булырлар иде. Татар булмасаң, гарәп, таҗик һәм нугай түгел, кытай, урыс, француз һәм немец та түгел, инде кем булырсың?”. Җитди, төп фикерне, бер-ике җөмләгә сыйдырып, аңлата алмасаң, сүз боткасы пешереп ятуларның ни мәгънәсе бар? Һәм XXI гасыр татар стратегиясен язучы төркем аның “Татар булмасаң, ... инде кем булырсың?”дигән гыйбарәсен киң кулланышка кертеп җибәрде. Чыннан да, безнең һәрберебезгә бу сорауга җавапны үзебезгә бирергә һәм җавап биргәннән соң үзенә эшкә – гамәлгә тотынырга кирәк.

    Минем фикеремчә, һәр татар гамәлне үзеннән башларга тиеш. Бер караганда, эшне үзеңне үзгәртүдән башлау бик җиңел кебек тоела – гади генә адымнардан башларга, гади генә бурычлар куярга һәм аларны даими үтәргә. Моның нәрсәсе авыр? Телеңне паразит сүзләрдән чистартуны алыйк. Авырмы бу? Мисал өчен, соңгы ике-өч дистә елда халык арасында киң кулланышка кергән бик тәмле сүзне – “блин” сүзен генә алыйк. Начар сүз түгел ич. Ә без аны нинди сүз урынына кулланабыз? Җавапны русча бирәм: “То-то же”. Карар кылыйк: бүгеннән сүзне ул мәгънәдә кулланмаска. Авыр эшме? Юк. Үти башлыйбыз. Һәм шунда ук аның авырлыгын сизәбез: моның өчен бит үзеңне бик сизгер тотарга кирәк икән. Нәрсәгә кирәк бу безгә? Ялкаулык,  гадәт көчлерәк булып чыга. Һәм без максатыбыздан кире чигәбез, элеккеге юлыбызга кайтабыз. Менә сиңа гамәлләр!

    Бәзәкәлеләр өчен мөмкин булган тагын бер гамәлгә тукталасым килә. Монысы Бәзәкә тарихына кагыла һәм автор буларак мине дә, укучы сыйфатында сезне дә канәгатьләндермәде.

    Иманым камил, нәсел шәҗәрәсен аның вәкилләре төзергә тиеш. Шул чагында гына нәсел тарихы яши башлый. Бигрәк тә бу гамәлне бөтен нәсел катнашында, әби-бабайларга кушылган оныклар белән башкарсаң, шулай була. Ә башка нәсел кешесе ясаган шәҗәрә озакламый онытыла. Бу фикергә таянып, мин бәзәкәлеләр исемнәре кергән документларны китапларымда бастырдым. Имеш, безнең нәселдән үрнәк алып, бөтен Бәзәкә халкы үз нәселләрен барларга тотыначак, һәм авыл уяначак. Шулай булмый ни – бу бит бик кызык эш! Ләкин ул минем нәсел һәм тагын берничә бәзәкәле өчен генә кызык булды. Ә калганнары мине гаеплеләделәр – “Ул бит Мәхмүт Хаҗие хакында гына язган”; “Минем бабайлар хакында бер сүз дә юк”; “Бу Бәзәкә тарихы буламы?” һ.б. . Дөрес, күземә туры карап, әйтүче булмады, ләкин фикерләрен җиткерүчеләр шактый булды. Ә иң кире нәтиҗә дип, мин татарча укый алмый торган оныклар өчен язылган русча китапның таралмавын атар идем.

    Дөрес, гаепнең иң зурысы миндә – җитәрлек дәрәҗәдә аңлата алмаганмын, күрәсең, вакыт җитмәгәндер. Яхшылап аңлатсам, эш киткән булыр иде, дип уйлыйм. Чөнки, бер караганда, эш җиңел барырга һәм кызыктыргыч булырга тиеш. Мәсәлән, һәрбер бәзәкәле үз нәселенең иң кимендә, биш буынының исемен санап чыга ала: үз исеме, әти-әнисенең исеме, әби-бабаларының исеме, әби-бабаларының әти-әниләренең һәм әби-бабаларының исемнәре һәм фамилия ясалган бабаның исеме (ул икенче дә, унынчы да була ала – 1897 елга кадәр әти исеменнән ясалган). Калган исемнәрне исә, чорына карап, документлардан эзләргә кирәк. Мисал итеп, соңгы вакытта сайтта күп урын алган “Үлемсез полк” материалларын куллануны күрсәтергә мөмкин. Гасырлар чомгылына чумган саен, яңа исемнәргә тап буласың, эзләнүчеләр өчен гамәл кызыгырак була бара. Мәсәлән, мин шәҗәрәбезне миннән бишенче булган XVIII-XIX гасырда яшәгән Хуҗаш бабадан башласам, хәзер XVII-гасырда яшәгән тугызынчы бабага - Тинебәккә барып җиттем. Яңа исемнәр табу алда да көтә әле дигән өмет белән яшәргә насыйп булсын.

    Авылдашларга бер тәкъдим ясамакчы булам: нәсел шәҗәрәләре белән кызыксынучыларга бәлки үзләренең төркемнәрен оештырырга һәм бергәләп эшләргә? Туган сорауларны бер-берегезгә дә, миңа да бирә аласыз – күңеллерәк тә, кызыгырак та булыр. Уйлап карагыз әле.

    Уңышлар теләп, Альта апагыз Мәхмүтова.

    1.10.2020

    почетные люди

    знаменитости









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться