Хөрмәтле авылдашлар, сайт укучылары!
Безнең авыл кешеләре, якташларыбыз бөтен Рәсәйгә таралып, туган авылларын, укыган мәктәпләрен сагынып яшиләр. Ерак араларны якынайтып, без сезне сайтта авылдашларга, дусларга, күршеләргә үзегезнең Яңа ел котлауларын җибәрергә чакырабыз. Әйдәгез әле бер-беребезгә җылы сүзләребезне, матур теләкләребезне җитештерик-без бит авылыбызда бергә уйнап, эшләп, укып, яратышып үстек!
Котлаулар язмача да, аудио яисә видео форматында да булса ярый. Боларның барысын да сайт модераторы Мунирова Лилиягә (Whatsapp: (927)243-89-47) яисә авыл библиотекасы мөдире, сайт волонтеры Башарова Фәниягә (WhatsApp: 917)896-56-03) җибәрергә була.
Котлауларны җибәрү срогы: 27 декабрьгә кадәр.