• Новости

    Науруз байрам

    Бәзәкәдә Нәүрүз бәйрәме

         Бәзәкә мәдәният йортында шаулап-гөрләп Нәүрүз бәйрәме узды. Бу чарада кечкенәләр дә, яшьләр дә, өлкәннәр дә бик теләп катнашты. Матур итеп  бизәлгән мәйданчыкта, дәртле  күмәк биюләр, кызыклы уеннар, конкурслар бәйрәмгә килгән  бер авылдашны да читтә калдырмады,  Нәүрүзбикә әзерләп куйган призлар үз җиңүчеләрен тапты. Шулай күңелле итеп Яңа көнне- Яз килүен каршы алдылар бәзәкәлеләр. Әкълимә апа (Закирова) пешергән коймаклар телеңне йотарлык тәмле иде! Илгиз һәм Дамира Кашафутдиновларның да коймак пешерүдә өлеше зур, алар спонсорлык ярдәме күрсәттеләр. Филсинә апа (Миронова) да бәйрәмгә кучтәнәчләр белән килгән, ул барлык балаларга да татлы "чупсиклар" таратты. Эльмира Хузиахметова  бәйрәм сәламнәрен матур җырлар аша юллады. Аллаһның рәхмәтләре яусын, СЕЗГӘ, киңкүңелле авылдашлар!!! Бәйрәм, тәмле коймаклы, кайнар шифалы чәй өстәле артында дәвам итте.                        

         Нәүрүз бәйрәмендә катнашкан барлык балаларга, килгән авылдашларыбызга, кунакларга һәм бу бәйрәмне оештыручы коллегаларым- мәдәният йорты хезмәткәрләренә ЗУР РӘХМӘТ! Еллар имин, язлар ямьле һәм нурлы булсын, бәйрәм хәтирәсе күңелләрдә мәңге саклансын!

     

                                                       Гүзәлия Гомәрова, 2021 ел, март

    клуб









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться