Бәзәкәм, туган бишегем
Чулман елгасы буенда,
Тора туган авылым.
Еллар уза матурлана,
Минем туган бишегем.
И, Бәзәкәм, гүзәл ягым,
Ярата сине халкың.
Инеш буйларында сайрый,
Сагынып кайткан кошың.
Авылыбыз һәрчак матур,
Кышын, язын, җәйләрдә.
Без һәрвакыт сөенәбез,
Килгәч матур көзләр дә.
Чыршы, нарат агачлары,
Төреп алган, кочаклап.
Бәзәкәм, туган авылым,
Яшә син алга карап.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, март.