Гомер нигә ике килми икән
Гомер нигә ике килми икән,
Төзәлерләр иде хаталар.
Аллаһ безгә берне генә биргән,
Яшәр өчен көч һәм куәтләр.
Без яшибез алга таба карап,
Тормыш йомгакларын сүтәбез.
Артка таба борылып карамыйбыз,
Нәрсәнедер һаман көтәбез.
Адәм баласына җитми байлык,
Нәфесебезне тыя алмыйбыз.
Рухи байлык безгә кирәк түгел,
Алга таба нәрсә уйлыйбыз.
Бу дөньяда ничек яшәсәң дә,
Раббым безне тыймас беркайчан.
Ике юл бар безнең каршыбызда,
Берсе җәннәт, берсе җәһәннәм.
Менә монда уйланырга вакыт,
Тәгәри бит тормыш йомгагы.
Әдәп, әхлак булсын күңелләрдә,
Тыныч булыр тормыш азагы.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, май