• Новости

    ...

    Миләш тә бит бергә тәлгәшләнә

    Быел көзләр озын булып килде,

    Тәлгәшләнеп утыра миләшләр.

    Яфраклары очкан еракларга,

    Миләшләргә җилләр сердәшләр.

    Миләшләрнең кызыл тәлгәшләре,

    Коелырлар салкын җирләргә.

    Соңгы яфраклары сау бул диеп,

    Кушылып китәр алар җилләргә.

    Яфракларга охшап арабыздан,

    Китмәсеннәр дуслар, кордашлар.

    Миләш тә бит бергә тәлгәшләнә,

    Тормыш шулай ямле дус-ишләр.

    Кыска көннәр, озын төннәрендә,

    Моңсулана безнең йөрәкләр.

    Миләшләрдәй бергә нык булырга,

    Раббым бирсә иде терәкләр.

     

    Мехаматнур Нәҗметдинов, 16.10.2021

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться