• Новости

    Хэтирэлэр

    Хәтирәләр 

    Хәтер буйлап сәяхәткә чыктым,
    Яшьлек сукмакларын урап уздым.
    Күпме хатирәләр анда сакланган,
    Онытылмый алар вакыт узганнан.

    Әйтерсең лә кичә генә булган,
    "Зур үсәсе килә" дигән балачак.
    Олы чакның өстенлеген күреп,
    Акылыбызны бераз җуйган чак.

    Һаман килә язлар, матур җәйләр,
    Алтын көзләр килә ел саен,
    Соңнан килә ак патша - кыш,
    Кайтмый гына сабый чак бүген.

    Яшьлек тә бит бары мизгел төсле:
    Менә бүген син хыялый студент,
    Дәртең белән таулар этәсең,
    Ә иртәгә инде бишек тирбәтәсең.

    Ваемсыз чакның аңлыйбыз шул тәмен,
    Зур тормыш юлына аяк баскач кына.
    Эх, кайтырга дип үткән елларга,
    Күңелебез соңнан еш ашкына. 

    Яраламыйк тиккә газиз җаныбызны,
    Һәр вакытның да үз яме бар.
    Үтсә-үтсен, әйдә, айлар, еллар,
    Тик китмәсен бездән хатирәләр. 

    Ни кызыгы булыр иде яшәешнең,
    Җан җылытыр хатирә булмаса.
    Дус, туганнар белән җыелышып,
    Үткәннәрне барлау рәхәт ләбаса.

     Резеда Шамсуллина

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться