• Новости

    Энилэр коне

     

    27 ноябрь, Бәзәкә мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан әзерләнгән «Галиҗәнап Әни» дип исемләнгән кичә булып узды. Кичәдә катнашкан әниләребезнең күбесе,  инде оныкларының йөрәкләренә татар халкының әхлак тәрбиясен салырга, аларны миһербанлы, шәфкатьле, итәгатьле, инсафлы итеп тәрбия кылырга  өлгергән ак яулыклы дәү әниләр иде. Кичә әниләр турында матур җырлар, шигырьләр, дәртле биюләр белән үрелеп барды.

    «Минем әни бу дөньяның

    Иң чибәре, сылуы.

    Нинди бәхет –

    Һәр баланың

    Үз әнисе булуы!

    Минем әни, һич бәхәссез,

    Иң сөйкемле әни ул!

    Әйткән сүзе, кылган эше-

    Һәммәбезгә туры юл.

    Борчыйсым килми әнине,

    Елмаеп,

    Көлеп йөрсен.

    Иң матур әни икәнен

    Бөтен дусларым күрсен!»

     

      

    Әниләребез, дәу әниләребез китапханәче Фәния Башарова тозегән шаян викторинада катнаштылар. Логик фикерләүне «кабызып», сорауларга жавап бирделәр. Аш-су өлкәсендэ үзләренен чын «Ас» икәннәрен исбат иттеләр. Фантазияне «эшкә җигеп» кызыклы рецептлар төзеделәр. «Алар әле яшь иде» бутерброды, «Кайнанадан зәһәр аш», «Ялкау хатын боламыгы», «Биш минутлык пилмән» рецептлары аеруча бик «тәмле» килеп чыкты.

     

    Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Розалия Насифуллина Әниләрне бәйрәм белән котлады. «Сәламәт кеше генэ бәхетле була ала»- дип ассызыклады ул. Р.Насифуллина барлык әниләрне тугәрәк уенга чакырып, сәламәт булу серләре белән уртаклашты. Әниләргә иң бәхетле әни, иң бәхетле дәу әни булып яшәуләрен теләде.

     

    Хөрмәтле Әниләребез, Дәу әниләребез!

    Насыйп булсын имин гомер, бәхетле тигез картлык

    Ташламасын тән саулыгы, җаныгызны тынычлык.

    Йортның түрләрендә булсын, сезнең торган урыныгыз,

    Кадер-хөрмәттә яшәтсен кызыгыз һәм улыгыз.

    Бүген генә түгел, һәрчак, бәйрәмнәр булып торсын,

    Килер көннәр бәрәкәтле, имин һәм тыныч булсын!

     

    Бәйрәм кичәсе татлы ризыклар белән тулы, хуш исле тәмле чәйле өстәл артында дәвам итте. Изге эшләре белән үрнәк булган апаларыбыз Мәүлидә апа Исмагилова, Шәмсия апа Лутфиева кичәне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр.

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться