• Новости

    Победители Сабантуй 2016

    Татар халкының сагынып көтеп алган бәйрәме данлы Сабантуй - 2016 Бәзәкә авылы халкын һәм хөрмәтле кунакларын,  4 июнь көнне табигатьнең ин матур җиренэ, авылыбыз тау башына жыйды. Ерак араларны якын итеп, Сабантуй бәйрәменә Татарстан җөмһүриятеннән һәм Россиянең башка өлкәләреннән бәйрәмгә дип кайткан кадерле авылдашларыбыз, кардәшләребез,  авылыбыз өлкәннәре, яшьләре, бала-чагалары, туганнардай  бер гаилә булып  бәйрәм шатлыгын уртаклашырга ашыкты.

    Сабантуй капкалары, ишекләр иртэннэн ук ачык. Татар моны яңгырап торган, матур итеп бэйрәмчә бизәлгән мәйдан ерактан ук узенэ дәшеп тора. Кук йөзе аяз, күңеллэргә бәйрэм шатлыгы остэп күктә кояш балкый.Менэ шулай башланып китте авылыбызда Олуг  бэйрэм -  Сабантуй иртэсе.!

    Традиция буенча  Сабантуй бэйрэмен Бэзэкэдэ  ат чабышы бэйгесе башлап жибэрэ.

    Бабаларыбыздан калган ат чабышы – бүген дә халкыбызның иң яраткан бәйгесе.

    Быел  чабыш атларынын башка еллар белэн чагыштырганда купкэ артык булуы да кунелне сөендерә. Ярыш ике олешкэ буленде. Беренчесендэ ике яшьтэн узган  атлар ярышты, икенче олештэ ике яшькэчэ булган чабышкылар коч сынашты.

    Бу бэйге уза торган мэйданда халык  ярышны күзәтсен өчен  ботен унайлыклар да тудырылган иде - ат чабышын  соючелэр, биек йок машиналарынын кузовында чабышкыларны ерактан ук кузэтэ алды. Хэр кеше данлы бәйрәм чабышкыларын туземсезлек белэн ашкынып коткэн арада, балалар,яшьлэр хэм өлкэннэр арасында йогереш бэйгесе оештырылды. Ин житез спортсменнарыбыз истэлекле призлар белэн булэклэнде.

    Кочле алкышлар астында, тоякларыннан очкын чәчрэтеп,тузан оермэлэре куптарып җитез чабыш атларыбыз, кыю егет-кызларыбыз финиш сызыгын узды.Менэ ул жинучелэр:

    I забег - 2 яшьтэн олкэн чабышкылар:

    1 урын         “Драйв” ис.атта Марат Тазиев яулады.    (КФХ “Тазиевы” Р.М. Тазиев)

    (Кер юу машинасы ИНДЕЗИТ бн булэклэнде, спонсор – Рашит Калимуллин)

    2 урын         “Леон” ис. атта Фэрит Хабибуллин            (КФХ “Мечта” Р.Х. Шакиров)

    (водонагреватель- бойлер бн булэклэнде, спонсор – Мунавир Гимазетдинов)

    3 урын         “Филимон” ис.атта Алина Исакова яулады. (КФХ “Тазиевы” Р.М. Тазиев)

    (“Марсель Гимазетдинов” исемендэге приз-пылесос бн булэклэнде, спонсор Марат Гимазетдинов)

    4 урын         “Орлик” ис.атта Сергей Ефимов яулады.

     

    II забег - 2 яшькэчэ чабышкылар

    1 урын         “Глория” ис. атта Олег Семенов яулады (КФХ “Мечта” Р.Х. Шакиров)

    “За отвагу” медаленә лаек булган Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмәт Гимазетдинов исемендәге призга лаек булды - триммер

    2 урын         “Адмирал” ис.атта Марат Тазиев. (КФХ “Тазиевы” Р.М. Тазиев)

    Приз - мультиварка

    3 урын         “Степанида” ис.атта МансурТазиев яулады. (КФХ “Тазиевы” Р.М. Тазиев)

    Приз - сервиз

    Шушы чабышкыларны тэрбиялэп, алар бн шогыльлэнеп,  оештырып Сабантуй бэйрэменэ алып килгэн авылдашларыбыз Рэфиснур хэм Мансур Тазиевларга, Рэфиснур Шакировка хэм  Сергей Ефимовка зур рэхмэт.

    Ат чабышы тэмамланганнан сон Сабантуй мэйданында аксалалларыбызнын монлы тавышы янгырады. Алар бэйрэмне башларга фатиха биреп  изге  дога укыдылар.

    Авылдашыбыз Накия Насифуллина житэклэгэн “Шаян” халык бию ансамбле (Менделеев шэхэре, С.Гассар ис.мэдэният сарае) башкарган “Сабантуй” композициясе астында, мэйдан  мэртэбэле кунакларны каршы алды. Зур бэйрэм шатлыгын безнен белэн уртаклашырга Менделеев муниципаль районы башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев;Чаллы шэхэренен почетлы гражданины,миллэтлэр берлэшмэсе президенты, Татарстан Респупликасынын логистика ассоциациясенен президенты-  Леонид Данилович Штейнберг; “Камаз”футбол клубынын генераль директоры урынбасары, “Кам ГЭС энергострой“ветераны Марс Нижатович Барашев килгэн иде.Мэртэбэле кунакларны хэм узебезнен авылнын почетлы гражданины исеменэ лаек булган хормэтле авылдашларыбызны, шулай ук узлэренен изге эшлэре белэн  урнэк булган  бэзэкэлелэрне мэйданга жыелган халык кайнар алкышларга кумде.

    В.С. Чершинцев Бэзэкэлелэрне олуг милли бэйрэм бн котлады, Сабантуй бэйрэмен ачык дип игълан итте.

    2016 елның Бәзәкә авылы Сабантуе флагын күтәрү хокукы –2016 ел сабан батыры – авылдашыбыз, “Кама колхозы” җаваплылыгы чикләнгән оешмасының алдынгы механизаторы Рамиль Гайнуллинга бирелде.

    Бэзэкэ авыл жирлеге башлыгы Р.З. Насифуллина авылдашларны, килгэн кунакларны бэйрэм белэн котлады, саулык, иминлек телэде, бердэм булып яна урлэр яуларга чакырды.

    Сабантуй мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын, әлбәттә, сабан батырларына.

    “Кама колхозы” җаваплылыгы чикләнгән оешмасының директоры А.И. Галимов

    икмәккә нигез салучы кыр батырларына рэхмэт эйтте, бэйрэм бн котлады.

    Борын – борыннан иген игү халкымда иң изге, иң саваплы хезмәт саналган. Яңа гына күпереп пешкән икмәкне хәтерләткән, сөрелгән туфракка алтын бөртекләрне дә аксакаллар сипкән, Җир-анага хөрмәт, ихтирам әнә шулай аксакаллар аша яшь буынга күчә барган. Шушы матур традицияне саклыйк, һәрберебез аларны хөрмәтлик,  һэрчак сабан батырларын зурлыйк, данлыйк.

    Бэйрэм котлавы бн почетлы кунагыбыз Леонид Данилович чыгыш ясады. Бэзэкэ халкынын кунакчыл, ярдэмчел икэнен ассызыклады, авыл мэдэният йорты коллективына зур булэк  ясады - футбол командасы уенчыларына спорт формасы булэк итте. Леонид Данилович Сабантуй бэйрэменен котелгэн кунагы, ул инде 3 ел рэттэн авылдашларыбызны кыйммэтле булэклэр бн соендерэ. Зур рэхмэт Аңа! Авыл Жирлеге башлыгы Розалия Зиннуровна мохтэрэм кунакларга Сабантуй 2016 нын истэлекле булэклэрен – татар халкынын милли тубэтэен хэм татлы чэк-чэк тапшырды.

    Эше нинди - ашы шундый, дигән борынгылар. Бәзәкә халкының күркәм эшләре бөтен районга билгеле.Быел районыбызнын 14 авыл жирлеклэре арасындагы ярышларда бэзэкэлелэр спорт буенча 1 урынны, мэдэният – сэнгать буенча 2 урынны, авыл хужалыгында - чэчу – сабан эшлэре буенча 3 урынны яулады. Быелгы Сабантуе хезмәт сөючән, тырыш, уңган булган Бәзәкә халкының күңелле итеп ял да итә белүләрен, җырга-моңга осталыгын, тапкырлык-зирәклеген, көч-кодрәткә ия булуларын тагын бер мәртәбә раслады... Бәзәкәлелэр Сабантуйларын узләре теләгәнчә матур итеп бәйрәм итәргә күнеккәннәр. Чөнки, Сабантуен мәртәбәле итүче дә, олылаучы да, хөрмәтләүче дә, кадерен белүче дә Бәзәкә кешеләре үзләре.

    Үзебезнең матур традиция буенча  авыл Сабан туенда һәр елны авылдашларны торле номинациялэрдэ булэклэулэр оештырыла. Менә быел да Бәзәкә авыл  жирлеге башлыгы хэм депутатлар советы,  авылдашларны  бүләкләү турында карар чыгарды. Номинациялэр буенча булэклэу тубэндэге тэртиптэ узды:

    (Награждение по номинациям)

    I- звание «Почетный гражданин с. Бизяки»

     (2 чел.)

    -Авыл хуҗалыгында озак еллар фидакарь хезмәте, Бәзәкә авылына һәм аның кешеләренә тугрылыгы, шәфкатьлелеге, мәрхәмәтле йөрәге һәм бары тик игелек кылырга омтылуы очен “Авылның почетлы кешесе” исеме  “Кама “ колхозы” ҖЧҖ элеккеге директоры (вафатыннан соң) Галимов Ибраһим Миндаровичка бирелә

    -Медицинада озак еллар фидакарь хезмәте, Бәзәкә авылына һәм аның кешеләренә тугърылыгы, шәфкатьлелеге, мәрхәмәтле йөрәге һәм бары тик игелек кылырга омтылуы очен “Алтын йөрәкле кеше” исеме сәламәтлек саклау һәм хезмәт ветераны Лотфиева Шәмсия Вәгыйзовнага  бирелә

    II- медаль «За заслуги» (2 чел.)

    -Авылның шәҗәрәсен төзүе, кече ватаны Бәзәкәгә һәм аның кешеләренә тугърылыгы, шәфкатьлелеге, мәрхәмәтле йөрәге һәм бары тик игелек кылырга омтылуы һәм “Хезмәтләре өчен” медале белән Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны (вафатыннан соң) Хөснетдинов Фәйзелхак Гыйльфановичка бирелә

    -Авыл мәктәбенең тарихын язуы, кече ватаны Бәзәкәгә һәм аның кешеләренә тугърылыгы, шәфкатьлелеге, мәрхәмәтле йөрәге һәм бары тик игелек кылырга омтылуы һәм “Хезмәтләре өчен” медале белән педагогик хезмәт ветераны Мөхетдинова Рәмзия Гараевна бүләкләнә

    III-долгожитель (1 чел.)

    Сәлимгәрәева Мәрьям

    IV-новорожденный (1чел)

    Зиганшина Азалия Айрат кызы

    V-супружеское долголетие (1 пара)

    “Иң озын гомерле пар” исеме Бәзәкә авылында бергә 61 ел үрнәк гомер кичергән гаилә – Латыйпов Хаҗи абый  һәм Әнисә апа гаиләсенә бирелә

     

     

    Сабантуйның бүгенге батырлары билгеле – ул бирегә җыелган Бәзәкә авылының эшчән халкы. Алар – кыр батырлары, хезмәт алдынгылары, безнең киләчәгебез – шат йөзле балалар, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары, мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре. Аларга озын гомер, сәламәтлек телик.

    Кайда гына яшәмәсен, кайда гына эшләмәсен, күңел җылысын биреп эшләгән кеше һәрвакыт хөрмәт иясе булды. Бүгенге көндә Бәзәкә авылында яшәуче һәм дә башка җирдә гомер кичереп туган нигезләрен сагынып кайткан авылдашларыбыз, быелгы 2016 нчы елгы Бәзәкә авылы Сабантуен оештыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән - матди яктан ярдәм иткән, үзләренең көчләрен түккән зур йөрәкле, ярдәмчел, шәфкатьле авылдашларыбызга иксез-чиксез рәхмәтләребезне җиткерәбез.

    Менэ алар:

    3000 сумнан артык ярдәм күрсәткән авылдашларыбыз:

    • Багаутдинов Ирек Каусарович
    • Башаров Халит Рашидович
    • Гимазетдинов Мөнәвир Хаматович
    • Галимов Азат Ибрагимович
    • Гайнутдинов Наиль Габденурович
    • Гайнутдинов Минегали
    • Гимазетдинов Марат Марселевич
    • Исмагилов Рәшит Файзиевич
    • Калимуллин Рәшит Хазинурович
    • Гильмановлар гаиләсе
    • Кашафутдинов Ильгиз
    • Мифтахов Рәшит Шарифзянович
    • Тазиев Рифнур Хазинурович
    • Тазиев Рамиль Шайхенурович
    • Тазиев Артур Рамилевич
    • Тазиев Рафиснур Миннахметович
    • Тазиев Мансур Миннахметович
    • Назмиев Азат Файзенурович
    • Сабитов Ильфат Зиннурович
    • Штейнберг Леонид Данилович
    • Шамсин Дамир Рафисович
    • Шаймухаметов Роберт Нурмухаметович
    • Шакиров Рафиснур Хазиевич
    • Харитонов Георгий, Раушания
    • Усманов Ахтям
    • Зиннатуллин Ильнур Анварович
    • Закиров Рафис Файзерахманович
    • Гиззатуллин Алмаз
    • Харитонов Вадим Алексеевич

     

    3000 мең сумнан кимрәк ярдәм күрсәткән авыдашларыбыз:

    • Гараев Мансур хәзрәт
    • Гильфанов Рәис
    • Гиздатуллина Мозарифа
    • Хабибуллин Ренат (магазин)
    • Ибатуллин Ренат Муллаянович
    • Файзиева Гөлфирә Гайнелгилимовна
    • Ибрагимовлар гаиләсе

     

    Сез чын мәгънәсендә намуслы хезмәт батырлары, үз эшләрегезнең чын осталары. Шундый миһербанлы авылдашларыбыз булганда, бердәм, тату яшәгәндә эшләребез уңышлы барыр, иншаллаһ, кыйблабыз югалмас, Бәзәкә авылыбыз чәчәк атар, киләчәге озын гомерле булыр.

    Эшләрегез уң булсын, киләчәгегез якты булсын хөрмәтле авылдашларыбыз.

    Бэзэкэлелэрне Сабантуй бэйрэме белэн котларга Татарстан хэм Башкортстан Республикаларынын халык артисты Айдар Галимов  килгэн иде. Бэйрэм кунакларына мондый музыкаль булэк оештырган   спонсорыбыз “Кама “ колхозы ” жаваплылыгы чиклэнгэн оешма директоры Азат Галимовка зур рэхмэтлэребезне житкерэбез.

     

    Бәйрәм тамашасының уеннары борынгыдан калганнар – халыкныкылар.Быел да бу уеннар бик кутэренке рухта оештырылды, хэр бэйге - ярышлар узлэренен жинучесен тапты.

    Менә алар:

    • Чулмәк вату
    • Капчык киеп йогерү
    • Йомырка салынган кашык кабып йөгерү
    • Бүләкләрне күз бәйләп кисү
    • Гаилэ арбасы
    • Капчык эченнән чыгу
    • Мэйданда этэч тоту

    Жинуче Эльвир Кашапов

    • Жиргэ ятып муен белэн аркан тарту

    1 урын              Ильнур Набиев

    2 урын              кунак егет Эгъдэм

    3 урын              Руслан Бадрутдинов

    • Бүрәнәдә капчык белән сугышу

    1 урын   Сиразетдинов Ильнар  

    2 урын   Калимуллин Рәшит       

    3 урын   Хасиятов Тимур   

    • Чыбыркы шартлату

    Жинуче Никитин Артем

    • Туры баганага менү

    Ростэм Хузяхранов

    • Кыек баганага мену

    Шаймухаметов Айрат

    • Армреслинг ир-егетләр арасында

    1 урын   Мусин Рамиль     

    2 урын   Казан егете            

    3 урын   Гатин Ильнур       

    • Армреслинг хатын-кызлар арасында
    • 1 урын Сиразетдинова Финария
    • 2 урын Ибатуллина Резеда
    • 3 урын Шакирова Зөлфия
    • Гер күтәрү ир-егетләр арасында (24 кг)

    1 урын              Тазиев Рамиль (81 тапкыр)

    2 урын              Хузиахметов Ильсур (40 тапкыр)

    3 урын              Минигулов Айрат (32 тапкыр)

    • Хатын-кызлар арасында 10 кг лы гантель кутэру

    1 урын              Шайдуллина Кэусэрия (65 тапкыр)

    2 урын              Набиева Айгөл (55 тапкыр)

    3 урын              Нуретдинова Гөлнур (30 тапкыр)

     

    • Гер кутэреп йогеру (32 кг +32кг)

    1 урын              Евдокимов Михаил

    2 урын              Тазиев Рамиль

    3 урын              Минигулов Айрат

     

    • Турникта тартылу
    • урын Евдокимов Адель (31 тапкыр)
    • урын Хакимов Ильнур (27 тапкыр)
    • урын Исламов Наиль (26 тапкыр)
    • Турникта вакытка ике кул бн асылынып тору.

    1 урын              Валиев Ильгиз (3м35с)

    2 урын              Нуриахметов Руслан (2м 24с)

    3 урын              Сафиуллин Камиль (2м 21с)

     

    • Жиргэ ятып ике кулда кутэрелу, ир егетлэр арасында

    1 урын              Алексеев Константин (69 тапкыр)

    2 урын              Шакиров Динар (45 тапкыр)

    3 урын              Ростов Эдик (40 тапкыр)

     

    • Жиргэ ятып ике кулда кутэрелу, хатын кызлар арасында

    1 урын              Сиразетдинова Раилэ (40 тапкыр)

    2 урын              Шакирова Гузэлия (5 тапкыр)

     

    • Бәйрәмебезнең гүзәл көчле хатын -кызлары арасында капчык күтәреп йөгерү

    1 урын              Колотелькина Наталья

    2 урын              Шакирова Зөлфия

    • Олуг бәйрәмебез Сабантуеның иң гүзәл мизгеле иң төп бәйгесе

     – милли татарча көрәш:

    Яшусмерлэр арасында татарча корэш.(18 яшькэчэ)

    1 урын      Волков Роман

    Яр Чаллы шәһәренең Еврейлар җәмгыяте призына лаек булды  – набор кастрюлей+книга с автографом

    2 урын       Буланов Станислав

    60-80 нче елларда Бәзәкә авылы сабантуе батыры , легендар авылдашыбыз Сәетгали Галиев исемендәге призга лаек булды  – палатка + книга с автографом

     3 урын          Хафизов Ильнур

    Бәзәкә авылы аксакаллары призына лаек булды – одело + книга с автографом

     

    Татарча корэш

    1 урын              Калимуллин Ренас

    1983-2015 елларда “Кама” колхозы рәисе булып эшләгән  Галимов Ибраһим Миндарович исемендәге призга лаек булды – 25 000 сум + тәкә

    2 урын              Волков Роман

    Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән авылдашыбыз Гильфанов Муллаян Биктимерович исемендәге призга лаек булды - пылесос

    3 урын              Черкашин Евгений

    Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән якташыбыз – Ык Тамагы авылы егете Куршаков Борис Сергеевич исемендәге призга лаек булды -бензопила

     

    4 урын              Никитин Артем

                               Приз - мясорубка

     

    Командалар арасында волейбол уены

    1 урын              Бэзэкэ авылы командасы

    2 урын              Гришкино авылы командасы

    3 урын              Енабердино авылы командасы

     

     

     

    Шулай итеп, сабантуе мәйданында милли көрәш тәмамланды. көрәштә җиңеп чыгучыларның да исемнәре билгеле булды.. Сабантуйның “Абсолют батыры” исеменэ Калимуллин Ренас лаек булды. Зур горурлык хисләре белән без аларны тәбриклибез!

    Күңелләрне рәхәтләндерә торган, җанга җылы бирә торган Сабантуе менэ шулай сизелмичэ дэ ахырына якынлашты. Күгебез торган саен сафлансын, өметләр аклансын, тормышыбыз  сабантуйлары кебек ямьләнсен!

    Мәйдан флагын төшерү хокукы милли көрәшнең абсолют батыры  Ринаска бирелде. Сабан туе, Сабан туе,

    Мәйданнары түгәрәк.

    Сабантуйда рэхэтлэнеп,

    Күңел ачтык бергәләп!

     

    Сабан туе – олы мәйдан,

    Мәйдан тоткан ирләргә – дан!

    Кызларга – дан!

    Бөек дуслык йорты булган

    Безнең туган илләргә – дан!

     

    Сабан туе – ул бер көнлек,

    Аның рухы дәвамлы...

    Атна, ай, ел буена ул

    Көчле итә, дәртле итә, тырыш итә гавамны.

    Бабалардан калган иске йола

    Сабантуй да яшәрде яңадан.

    Милли бәйрәм – батырлар мәйданы

    Гөрләсен, яшәсен, аңа – дан!

     

    Сабантуе кичке мэйданда дэвам итте. Бэзэкэ мэдэният йорты ижат коллективы кичке уенга килучелэрне  монлы жырлары, дэртле биюлэре бн соендерде.

    Авыл җирлеге башлыгы Р.Насифуллина Сабантуй бәйрәмендә ярдәм күрсәткән авылдашларга, спонсорларга, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләренә, комиссия әгъзаларына чын күңелдән Олы рәхмәтен белдерде.

    Кызыклы уеннар бер-берсен алыштырып торды,  кунелле призлар, булэклэр уз жинучелэрен тапты. Кыскасы ,бик кунелле булды.  Сабантуй бэйрэмебез –тонге сэгать 12 дэ “кызу” дискэтук бн тэмамланды.))))

    Сабантуй бәйрәме күпләрнең күңеленә хуш килгән, рәхмәт сүзләре ишетелә.Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны югары дәрәҗәдә оештырган җитәкчебез Розалия Зиннуровна Насифуллинага  авы халкы исеменнән зур рәхмәт.

    Г.З. Гумерова, Ф.З.Башарова









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться