• Новости

    Ак яулыклы ак кунел

    «Ак яулыклы ак кунел»- олкэннэр коненэ багышланган кичэ.

    1 октябрь конне Бэзэкэ авылы мэдэният йортында олкэннэр коненэ багышланган «Ак яулыклы ак кунел» дип исемлэнгэн кичэбулып узды. Олкэн яшьтэге апа – абыйларыбызны беренчелэрдэнбулып, мэдэният йортында шогыльлэнуче яшь талантларыбыз котлады. Кызлар торкеме башкаруындагы дэртле биюлэр, матур эчтэлекле жырлар, олкэннэребез хормэтенэ эзерлэнгэн ин матур булэклэрнен берсе иде. Кичэ барышында ак яулыклы апаларыбыз узлэре дэ бик актив булып, торле кызыклы  конкурсларда катнаштылар. Ф. Башарова эзерлэгэн шаян хэм шу лук вакытта логик фикерлэугэ нигезлэнгэн викторинада Фэрдэвия Хабибуллинага тиннэр булмады. Житезлектэ дэ яшь кунелле апаларыбыз сынатмады. Р. Насифуллина оештырган спорт уеннарында «Аргамак» белэн «Яшь коч» командалары коч сынашты. «Аргамак» командасы житезлектэ алда булса, «Яшь коч» командасы хэйлэкэрлектэ уткен булдылар)). Кичэ чэй табыны артында дэвам итте. Шэргыя апа Ибатуллина, Накыя апа Шакировалар узлэренен яшь вакытларын мэдэният олкэсендэ куйган хезмэтлэрен искэ алдылар, хэзер дэ бик телэп  мэдэният чараларында актив катнашулары турында сойлэделэр. Бердэн бер егетебез Хабибуллин Зиннур  кичэгэ килгэн яшьтэшлэренэ багышлап «Чордашларым» дигэн шигырь укыды. Мэулидэ апа Исмагилова (ин актив апаларыбызнын берсе ) барлык кичэгэ килгэн олкэннэребез исеменнэн бэйрэмне оештыручыларга рэхмэт эйтте.

    Олкэннэребез очен оештырылган ял кичэсе бик кунелле узды дип эйтер идем. Апаларыбызнын йозендэ шатлык нуры, эчкерсез елмаю иде. Аларнын кунел корлеген тою безнен очен икелэтэ бэйрэм ул. Кадерле олкэннэребез исэн сау булсыннар, кадер хормэттэ яшэсеннэр, безнен белэн бергэ алда бик куп бэйрэмнэрне каршы алырга язсын (амин!), дигэн телэктэ калабыз.

                                                                                                  Г.Гумерова

    подробнее

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться