Рәшит Минһаҗ "Ватаным Татарстан" газетасы
Бәзәкәгә – биш йөз ел!
Кама буенда утырган татар авыллары бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Менделеев районындагы Бәзәкә авылы.
Узган шимбә көнне әлеге салада тарихчы галимәбез Альта Мәхмүтованың “Бәзәкәм, туган бишегем” дигән китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
– Быел җәен үземә сиксән яшь тула. Бу хезмәтемне шушы юбилеема өлгертим дип тырышкан идем. Аллага шөкер, менә басылып та чыкты. Бүген – китап бәйрәме. Әгәр дә монда җыелган халык алынса, көзен туган авылыбызның биш йөз еллыгын да бәйрәм итәрбез, иншалла. Байтак вакыт архивларда эзләнгәч, шактый тарихи документны чагыштыргач, авылыбызның оешканына биш йөз елдан да ким түгел дигән нәтиҗәгә килдем. Шул уңайдан язылган сыман булып чыкты әле бу китап, – дип сөйләде автор, кичәне ачып.
Үҗәт кыз кечкенә чагында ук шәҗәрәсе белән кызыксынып китә, җиде буын бабасының исемнәрен ачыклый. Болар – Мәхмүт, Ибраһим, Бикташ, Хуҗаш, Уразмәт, Тәкәш, Сөләйман. Ул гына да түгел, заманында Бубый мәдрәсәсендә гыйлем алган авылдашы Таҗетдин Шакировның авыл шәҗәрәсен төзегәнен ишетеп, аны шәһәргә алып китүчеләрдән кире туган төбәгенә кайтартуга ирешә.
Әлеге Бәзәкә шәҗәрәсе күренекле галимебез Марсель Әхмәтҗановның 2012 елда басылган “Татар шәҗәрәләре” китабында да дөнья күргән. Бәзәкә дигән исемне бу тарафка моннан биш гасыр элек Иделгә коя торган Актай елгасы буендагы төбәктән (хәзер анда Алексеевск районына караучы Базяково дигән урыс авылы урнашкан), Аксак Тимер яуларыннан, корылыктан качып, күченеп китәргә мәҗбүр булган ырудашлары, авылдашлары алып килгән дип исәпли Альта ханым.
Архив документларын өйрәнеп утырганда галимә әтисе Хаҗиәхмәт язган документларга тап булуын язмыш бүләге дип әйтсәң дә артык булмас. Хаҗиәхмәт агай 1920 – 1930 елларда авыл секретаре булып эшләгән икән. Нинди заман: гарәп, латин, кириллица әлифбасында язылган әлеге документлар.
Әйе, тарих ул – патшалар, генераль секретарьлар, гигант төзелешләр тарихы гына түгел, авыллар, шул авылларда яшәгән гади кешеләр көнкүрмеше дә. Бу уңайдан Альта ханымның үз исеменә һәм әтисе язмышына кагылышлы сугыш вакытын тасвирлаган сәхифәләр миңа аеруча гыйбрәтле тоелды. Әсирлеккә эләккән Хаҗиәхмәт агайны 1943 елның язында берничә әсир белән бергә бер австрияле фермер “аренда”га алган. Гади генә әйткәндә анда да кол хәлендә була, ачлы-туклы яши безнекеләр. Бервакыт хуҗа хатын өйдән чыгып: “Альта!” дип кычкыра. Кызының исемен ишеткәч, әллә инде минем гаиләне дә бирегә куып китергәннәрме, дигән шомлы уй узып китә агайның башыннан. Шып итеп җиргә утыруын, ап-ак булып агарынуын да сизми кала ул. Шөкер, биредәге асрау хатынның исеме Альта икән. Моны белеп-ишетеп алган асрауда Хаҗиәхмәт агайга – адашының әтисенә мөнәсәбәте үзгәрә. Малларга ашатыла торган азыклардан, хуҗалардан калган ризыктан әсирләргә дә өлеш чыгарыла башлый.
Шунысы да мөһим: кичә барышында репрессия еллары да искә алынды. Тәгаен алганда, Рәшит Гыйльфанов бабасы Гыйльфан хәзрәт Хөснетдиновны Советка каршы эш алып баруда гаепләп 1929 елның 10 декабрендә кулга алып сөргенгә сөрүләрен, аннан кайткач, качкын рәвешендә әрәмәләрдә, землянкаларда яшәргә мәҗбүр булуын һәм 1936 елның 26 декабрендә вафат булуын сөйләде. Аны гаепләп биш авылдашы әләк язган булган икән.
Узган гасырның җитмешенче елларында бәзәкәлеләрнең саны ике меңнән арткан булган, урта мәктәптә алты йөздән артык бала укыган. Ни кызганыч, эреләндерү, нефть табылу, тирә-якта зур шәһәрләр барлыкка килү нәтиҗәсендә хәзерге вакытта авылда яшәүчеләр җиде йөз генә исәпләнә.
“Аларның да йөзләбе – җәен кайтып яшәүче дача тотучылар”, – дип авыр сулады соңрак авыл апалары. Ялгыз яшәүче ир-атлар гына да егермедән артык икән. Шөкер, тугызъеллык мәктәп саклана әле авылда. Менә шул балалар, авылның сәнгатькә гашыйк агайлары, апалары көче белән бик күркәм әдәби-музыкаль тамаша оештырды ул көнне бәзәкәлеләр. Безне каршы алган, кунак иткән Шәргыя Ибәтуллина да әнә: “Сәхнәгә менеп җырлармын, дигән идем, абынып егылып бераз зыян күрдем”, – дисә дә, кичә барышында кабат-кабат алгы сафка чыгып, залны рухландырып, әйдәкләп торды. 89 яшендә Ходай аңа мондый сәламәтлек биргән икән, туган авылы табигатенең шифалы тәэсире инде бу.
– Ай буе синең кичәгә әзерләндек. Барча авылдашларны кузгалттың, рәхмәт яусын! Синең бәйрәм генә түгел, бөтен авыл бәйрәме булды бу, – дип ахырда, чират торып, бәзәкәлеләр Альта Мәхмүтованың автографлы китабын сатып алды. (11 02 2017 ел)