• Новости

    50 лет клубу

    Бәзәкә мәдәният йортына 50 ел

    2017 елның 11 ноябрендә Бәзәкә мәдәният йортында яңа клуб сезоны ачылу уңаеннан «Без кабызган утлар» исемле концерт булып узды. Мәдәният йорты ачылуга 6 ноябрь көнне 50 ел тулды. Матур  юбилей кичәсен  һәм яңа клуб сезонын ачу  тантанасын без авылдашларыбыз белән бергә бәйрәм иттек. Мәдәният йортыныың залы тулык иде. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга авылдашлар, күрше авыллардан, Казаннан, Чаллыдан, Алабугадан, Түбән Камадан, Сарман районыннан, Менделеевскидан кунаклар килгән иде. Концерт барышында Бәзәкә авылының иске һәм яңа мәдәният йортларының тарихларын, аларның җитәкчеләрен һәм сәхнә осталарын искә төшереп киттеләр. Мәдәният эшенең ветераннарын Менделеевск районы мәдәният идарәсенең Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләделәр. Сәхнәдә 70-нче еллар ветераннарыннан башлап яшь артистларга кадәр чыгыш ясадылар. Юбилей концерты барлык авылдашлар, кунаклар күңелендә уелмаслык эз калдырды.

    Шушы бәйрәмне әзерләгән үзешчән сәнгать артистларыбызга, мәдәният, китапханә хезмәткәрләренә, спонсорлык ярдәме курсәткән авылдашларыбызга, бәйрәм шатлыкларын уртаклашырга килгән хезмәттәшләребезгә,  яраткан тамашачыларыбызга зур рәхмәт!

    Киләсе очрашуларга кадәр!

     

                          Мәдәният йорты директоры   Гомәрова Гузәлия

    подробнее

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться