• Новости

    Воспоминания А. Махмутовой о деятельности ДК

    Бәзәкә клубы үзешчәннәре турында истәлекләр.

         2017 елның 11 ноябрендә Бәзәкә авылы мәдәният йортынының 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе булып үтте. Аны әзерләп, матур итеп үткәргән Гүзәлиягә, Розалиягә, Фәниягә һәм аларның күп санлы дусларына зур рәхмәтемне белдерәсем килә.

         Бу очрашу, куңелнең йомшак кылларын тибрәтеп, балачак һәм яшьлек елларына алып кайтып китте, чөнки минем дә тормышым үзешчән сәнгать белән озак вакытлар бәйләнештә булды. Аның башы балалар бакчасында башланса, аннан соң мәктәп елларына кереп китте. Анда инде мин Әдия апа Ибраева кулына килеп кердем. Ул шулкадәр балаларны һәм эшен яратучы, шундый ягымлы, нечкә күңелле, дәртле, һәр баланың җаен табып эшләүче кеше иде. Мин аның беркемгә дә кычкырганын, начар карашын белмим. Нинди түзем булган ул!!!

         Әниләрнең чаршауга дип алган ситцасыннан сарафаннар тегеп, башка тасмалардан чәчәкләр тезеп, такыялар ясап киеп, Әдия апа өйрәткән рус, украина  биюләрен бии идек. Фотода да калган бу хәл тарихка тереп: анда шул сарафаннар киеп дүрт кыз төшкәнбез- Насифуллина Тәскирә, Аглиева Гөлфания, мин һәм Гимазетдинова (Мөхетдинова) Рәмзия. Әдия апа белән куйган концертлар, кичәләр клубта үтә иде.

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться