• Новости

    М. Гыймазетдиновка 74 яшь

    Минем күңел җырны сөя, моңны ярата.

    11 декабрь – авылыбызның хисләргә бай, күңеле тулы шигырь һәм моң булган улы, шагыйрь М.Гыймазетдиновның туган көне. Шушы уңайдан Бәзәкә авылы китапханәсе  авылдашларны “Минем күңел җырны сөя, моңны ярата” дип исемләнгән видеосалонга  чакырды. Кичәдә катнашучылар Марсель  Гыймазетдиновның үзе һәм иҗаты турында төшерелгән, төрле елларда аңа багышлап үткәрелгән кичәләрнең видеоязмаларын карадылар, җырларын тыңладылар, кушылып җырладылар. Китапханәче Ф.Башарова шаян шигырьләрен укыды, мәдәният хезмәткәре Г.Гумерова “Дәвам ит” дигән уенда авылдашларны  шагыйрь белән бәйгегә чакырды.   Шигырьләре эчкерсез һәм мәгънәле, укыганда ук  үзләреннән-үзләре көйгә килеп торганга, бүгенге көндә аның иҗаты бик популяр. 2017 елда Бәзәкәнең 500-еллыгына улы Марат Гыймазетдинов чыгарган “Авылым минем” дигән  аудиоҗыентыкка да күп кенә   яшь артистлар башкаруындагы җырлары кертелгән. Шагыйрь үзе юк, әмма ул  җырларында, шигырьләрендә, халык күңелендә яши.  

    подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться