• Новости

    23 февраль

    «Чын күңелдән!» 23.02.2018ел.

    Бәзәкә авылы мәдәният йорты.

    Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт, менә шундый матур исем астында үтте. Мәдәният йортындагы чараларда актив катнашучы хатын – кызлар егетләр өчен бәйрәм бүләге-концерт программасы әзерләделәр. Музыкаль сәламнәр бу көнне сугыш һәм тыл венераннары, Бәзәкә данын еракларга тараткан күренекле шәхесләребез, хэрби хезмәттә булган авылдашларыбыз, мәдәният чараларының спонсоры булган егетләребез хөрмәтенә яңгырады. Бу көнне мәдәният йортына күп кенә кунак кызлары да килгән иде. Чегән кызлары  үзләренең дәртле биюләрен буләк иттеләр, ә Ерак көнчыгыштан “килгән” гузәл зат егетләр куңелен шәрыкъ моңнарына төрде. Бәйрәм концерты эчтәлекле һәм күңелле узды, егетләрнең көчле алкышлары-моның ачык мисалы. Рәхмәт сезгә тырыш, уңган, булган,сөйкемле хатын-кызларыбыз!

    Ниләр генэ эшләмибез... (Г.Гумерова, 22.02.2018ел)

     

    Ниләр генэ эшләмибез

    Ошар өчен егетлэргэ:

    Затлы кием булдырыйм дип,

    Әй чабабыз кибетләрдә.

    Исәпләсән исең китә

    Ничә пот иннек ашыйбыз,

    Төрле-төрле фирмалардан

    Пудра, тушь, духи ташыйбыз.

    Озын шпилькаларда йөреп

    Бөкрәеп кайтып авабыз.

    Иртән кибеттән яңасын

    Биеген сатып алабыз.

    Инде ничек ябыгыйм дип

    Баш ватабыз, тилмерәбез.

    Диеталар булышмагач,

    Нервыланып симерәбез.

    Озын чәчне кистерәбез

    Кыска булса устерәбез

    Ирлэрнең хушын алыйм дип,

    Кукрэклэрне “бустерэбез”.

    Ясалма каш –керфекләрнең

    Барысын да ябыштырдык,

    Пышный матур артлар ясап

    Табибларны ярыштырдык.

    Боларның бит барысын да

    Сезнең өчен без эшлибез,

    Ир-егетлэр аңласыннар,

    Санласыннар дип яшибез!

    Кирәк чакта сезне яклап,

    Эт булып та өрә алабыз,

    Я елан булып чагабыз,

    Я назга төрэ алабыз.

    Кайчан ничек сездэн тора

    Барын да эшли алабыз

    Я утка сезне салабыз

    Я сезнең белән янабыз.

    Шуны һэр чак онытмагыз:

    Сез баш, ә без йомшак муен.

    Муен борган якка борыл.

    Борылмасаң булыр кыен.

    ...Буген бэйрэм, бу хатыма

    Изге теләк кенә салам.

    Хатын кызлар бәйрәменә

    Сездән җавап көтеп калам.)))

     Бәйрәм белән ир - егетләр!!!

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться