• Новости

    Фассах бабай Гайнуллин турында истэлеклэр

    Фассахетдин (Фассах) бабай- минем әнием Галимәнең әтисе. Ул 1903 елда Бәзәкә авылында Гайнулла Хисматуллин гаиләсендә бишенче малай булып туа.* Гайнулла бабай үзенең барлык улларын да үзе торган “Олы чишмәгә” төшә торган урамда аерым йорт салдырып башка чыгарган. Шулай итеп ул урамда Гайнулла бабай малайлары бер “хутор” булып торганнар.

          ...Фассах бабай турында истәлекләр, кызганычка каршы, бик аз калган. Ул 1941 елның 2 июлендә 38 яшендә сугышка китә. Әби сөйли иде: “Басудан чәчүне бетереп кайткач, аягын юарга да вакыт бирмичә, военкоматка алып киттеләр. Җилкәсенә алмаш кием, икмәк салынган котомкасын асып, өй каршындагы тыкрыктан чыгып китте. Ерак кына киткәч, тыкрык уртасында, бер борылып карады- йөрәкләр үзелеп төшкән шикелле булды”. 1941 елның октябрендә фронттан килгән бердәнбер хатында Смоленск тирәсәсендә сугышка кереп китәбез дип яза. Шуннан соң аннан бер хәбәр дә килми.

           Фассах бабай, үзенең абый-энеләре кебек үк, балта эшләренә оста була. Алар бергәләп авылның агач клубын (“Иске клуб”) салуда катнашалар. Сугыш алдыннан аларның бригадасы Бондюгтагы Тойма елгасы буендагы элекке автовокзал янында бер рәттә торучы 3 магазинны сала башлыйлар (өлкәннәр хәтерлиләдер әле ул магазиннарны- 1965 еллар тирәсендә шуларның берсе китап магазины иде һәм балаларына дәреслекләрне еш кына шуннан алып кайталар иде безнең авыл кешеләре. Хәзер ул магазиннар юк инде, ХХ гасырның 80-еллар азагында янгында юкка чыктылар). Инде төзеп бетерү эше башкаларга кала- сугыш башлана.

          Маһира әби сугыштан соң Фассах бабайның эзләрен эзләп карый, күрәзәчеләргә дә бара, военкоматтан да белешә. Ул вакытта хәбәрсез югалганнарнарның балаларына  пенсия дә бирмиләр бит! Бәлки, әби бабайның язмышын ачыклап, 4 баласына пенсия алып булмасмы дип тә өметләнгәндер? Шул вакытта аңа авыл совете председетеле Касыйм абый Багаутдинов кыска гына киңәш бирә: “Маһира, исән булса Фассах үзе кайтыр. Ә син бик нык актарынма- гаиләңә авырлык килүе мөмкин”. Әби, билгеле инде, барсын да аңлый һәм алга таба Фассах бабай турындагы сораучыларның барысына да кыска гына җавап бирә: “Белмим. Хәбәрләре, хатлары юк”. Шул ук вакытта ул озак еллар буена үзенең сандыгында Фассах бабай тешләп алган ипи телеменең икенче кисәген саклый. Ул чагында олы юлга чыгып китүчеләр өйләрендә ашап бетермичә ипи кисәге калдыра торган булганнар: “Ашалып бетмәгән икмәге калган- кире өенә исән-имин кайтырга тиеш”. Ләкин бу юрау Фассах бабайны өенә алып кайта алмый... Фашист гаскәрләрен Мәскәүгә уздырмас өчен Смоленск тирәсендә барган каты сугышларда ул башын мәңгелеккә сала.

           ...ХХ гасырның 70-еллар азагында Маһира әбигә бер авылдаш абзый мондый хәбәр алып килә: “Маһира, инде минем дә башка дөньяга китәр вакыт якынлаша. Башта ук әйтергә оялдым, хәзер инде бу хәбәрне үзем белән алып китәсе килми. Без Фассах белән бергә хезмәт иттек. Смоленск янында сугышта немец һөҗемгә күчкәч, без сазлыклар аша чигенә башладык. Шул сазлыкта Фассах бик каты яраланды. Мин аны коры урынга алып чыгып бер агач янында яткырып калдырдым. Ярысы бик авыр, ул исән калырлык түгел иде. Син дә көтмә инде Фассахны һәм мине дә бәхиллә, Маһира- гомер буена үземнең эчемдә йөрттем бу авыр хәбәрне...” Бу Фассах бабай турында килеп җиткән соңгы авыр хәбәр була.

           Шуннан соң хуҗалык-милекне тоту эшләре Маһира әби белән аның әле 11 яшь кенә турып киткән бердәнбер улы- Мулланур абый кулларына кала. Монысы инде башка тарих, башка хикәя...

    *-Талтиннар (Кәлимуллиннар)- Күчәгәрләр (Гайнуллиннар) нәселе шәҗәрәсе     Кәлимуллин Рәшит, 2018 ел, январь

    тулырак

    Талтиннар (Калимуллиннар)- Күчәгәрләр (Гайнуллиннар) нәселе









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться