• Новости

    "Бессмертный полк" 2018

    Бәзәкәдә Җиңү бәйрәме!

    8 май көнне Бәзәкә авылында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган митинг булып узды. Сөенечле, сагышлы күз яшьләренә чыланган бу бәйрәмне барыбыз да көтеп алабыз, чөнки бу бәйрәм иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе.

              Урам буйлап атлаган Үлемсез полк, бу җиңүнең нинди зур югалтулар белән яулануын тагын бер кат исбатлады.

    Митингта Бөек Ватан сугышы ветераны Әһлиев Зайнак абый, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары белән бергә, бәйрәмгә дип кайткан авылдашлар, яшьләр, балалар да катнашты. Район башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев, ветераннар советы рәисе Любовь Ионовна Сорокина, авылыбыз җирлеге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Илмир Илгизович Кашафутдинов ветераннарга котлау сузләрен җиткерделәр. Илебез азатлыгы өчен  яу кырында һәлак булган һәм сугыштан кайткач вафат булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алганда, һәр кеше күңеленнән батыр сугышчыларыбызга карата хөрмәт хисе кичергәндер.

    Җиңү тантанасын мәдәният йорты коллективы әзерләгән “Алар даны мәңгелек!” дип исемләнгән концерт программасы дәвам итте. Хузиахметов Рашат абый, Назмутдинова Гөлшат апа, Закирова Әкълимә апа, Хузиахметова Эльмира башкарган “Солдатлар” җырына  ветераннарыбыз да кушылды. Кызлар башкаруында “Җиңү көне” җыры яңгырады. Э.Хузиахметованың “Син кайтмадын”, Р.Хузиахметовның “Кеше булып яшик” җырларын тамашачы көчле алкышлады. “Бизәк” бию төркеме балалары тәкъдим иткән “Тынычлыкка дан!”, “Дуслык биюе”, “Морячка”, “Алар даны мәңгелек!” композицияләрен дә бәйрәм кунаклары җылы кабул итте. Концертыбыз “День Победы!” җыры белән тәмамланды. Ветераннарыбызны, зур хөрмәткә лаек булган авылдашларыбызны концерттан сон тәм-томлы аш өстәле каршы алды. Алар өстәл артында үзләренең хәтирәләре, шатлыклары, сөенечләре - көенечләре белән уртаклаштылар, бу зур бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сузләрен әйттеләр.

    Хөрмәтле ветераныбыз Зайнак абый, тыл ветераннарыбыз, сугыш чоры балалары, “Әти!” сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш ятимнәре! Без сезгә сәламәтлек, сәламәтлек һәм тагын да сәламәтлек телибез. Яшәгез әле!...Матур яшьлегегезне,  рәхәт балачагыгызны  урлаган шул сугышка үч итеп, озак еллар яшәгез әле!!! Бәхетле, рәхәт, имин тормыш телибез сезгә!

     

                           

                                 Мәдәният йорты коллективы һәм иҗат төркеме исеменнән Г.Гумерова.                                   8 май 2018 ел. Бәзәкә авылы.

    тулырак

    фотолар









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться