• Новости

    Ильхам Шакиров Бэзэкэдэ

    2019 елның январь аенда татар халкы зур югалту кичерде -  халкыбызның яраткан   җырчысы Илһам Шакиров вафат булды. И.Шакиров үзенең 65 ел гомерен  милләткә хезмәткә багышлаган күренекле шәхес. Күкрәгеннән  ургылып чыккан моң чишмәсе белән татар күңелен сугарган артист гомеренең күп елларын гастрольләрдә үткәргән, һәм   безнең якларны да читләтеп үтмәгән.  Аның берничә тапкыр Бәзәкәгә килүе дә  билгеле . Бүгенге язмада  шул истәлекләрне сезнең белән дә уртаклашырга булдык.

     Илһамның җырлавын 60-нчы елларда авыл халкы күбесенчә радиодан тыңлап һәм газета-журналлардан укып белә. Авылдашыбыз Шаргыя апа Ибәтуллина хәтерләве буенча И.Шакиров Бәзәкәгә иң беренче тапкыр 1965 елда гармунчысы белән генә килә. Әлбәттә, һәркемнең аның концертына киләсе, моң иясенең үзен күрәсе, җырын тыңлап хозурланасы килә. Ләкин барлык кешенең дә мондый мөмкинчелеге генә булмый. Бәлки шуңадыр, зур гаиләдән булган Габдуллина Хәерлевида исемле кыз аны авыл башына чыгып каршы ала һәм үзләренә квартирга кертә. Ул вакытта әле авылда иске агач клуб була, ләкин шулай да тамашачыларны сыйдырышлылыгы ягыннан кечкенә булмый. Илһам концертына халык агыла гына, клуб шыгрым тула.  

    Икенче тапкыр Илһам Бәзәкәгә концерт программасын күрсәтергә үзенең группасы белән килә һәм бу якынча 1967 елда була. Кунакчыл авыл халкы аны бу юлы да җылы каршылый.

    Арабызда Илһам Шакировны якыннан белгән тагын бер кеше яши – ул  

      авылыбызның олы хөрмәткә лаек кешесе  Шәмсия апа Лотфиева. Шәмсия апа  белән Илһам абыйның якыннан танышлыклары турында  ишеткәнем бар иде. Ләкин күп чакларда талантлы кешеләргә кагылган мондый  сүзләр уйдырма гына булып чыга.  Илһам абый якты дөньядан киткән көннәрдә Шәмсия апа белән очрашкач бу турыда сүз кузгаттым, һәм Шәмсия апа Илһам белән дуслыклары хакында  якты хатирәләре белән уртаклашты.

    Шәмсия апа Минзәлә районы Калмыя авылында туып үсә. Әтисен ул бөтенләй хәтерләми, чөнки Бөек Ватан сугышына алынган Вәгыйз абый яу кырында ятып кала. Шәмсия белән  сеңлесен  әниләре ялгыз тәрбияләп үстерә. Урта мәктәпне күрше авылда уңышлы  тәмамлаган Шәмсия апа Алабуга педагогия институтының   физика-математика факультетына укырга керергә тели һәм керү   имтиханнары тапшыру өчен Алабугага килә.  Яшәү өчен студентларның тулай торагына урнаша.  Төрле яклардан җыелган яшьләр кичләрен үзара аралашалар, күңел ачалар  һәм егетләр тулай торагында   искиткеч матур тавышлы җырчы егет булуы турында сокланып сөйлиләр. Шул арада җырчы егет кызлар ягына да килеп чыга.   Бу егет Шәмсия апаның якташы, Ворошилов районы (хәзерге Сарман районы) егете Илһам була.  Беренче тапкыр алар шунда күрешеп танышалар. Җиткән егет белән яшь кыз  күңелендә беренче мәхәббәт хисләре уяна .  Институтка укырга керү җиңелләрдән булмый - конкурс  бик зур, бер урынга 12 кеше туры килә. Аттестатында бер 4 дән кала гел 5 ле генә булган  Илһам дүрт  имтиханын яхшы билгеләренә бирсә дә аны укырга алмыйлар, чөнки әтисе “халык дошманы” дип сөрелгән кеше бит. Беренче агым белән имтихан тапшырып бетергән Илһам авылларына кайтып китә.  Бераздан Шәмсия апа да  конкурстан үтә алмаслыгын аңлый һәм кире авылларына кайтырга дип Алабугадан Чаллы пристаненә төшә. Шулчак Казанга китүче  пароходка керергә әзерләнгән  Илһам аны күреп ала һәм йөгереп каршына чыга. Яшьләр берничә сүз  алышырга гына өлгерәләр.  Илһам аңа  укырга керү өчен Казанга китеп баруын белдерә, син дә Казанга укырга кил, бергә укырбыз дип чакыра. Шәмсия апаның Казанга чыгып китәрлек мөмкинчелеге дә, максаты да булмый. Ул Минзәлә медицина училищесына укырга керә. Беркадәр вакыт узганнан соң, инде Илһам белән аралар өзелде дип торганда,  Казаннан 5-6 битле хат килеп төшә. Шәмсиясенең адресын Илһам барыбыр эзләп тапкан бит!  Шуннан эчкерсез, якты хыяллар тулы хат алышу башлана.

    Шәмсия апа училищеда яхшы уку белән бергә спорт белән дә шөгыльләнә. II-курста укыганда аларны Казанга Республика күләмендәге чаңгы ярышына алып баралар. Яшьләр тагын кыска гына вакытка булса да очрашалар, кинодан соң  кичке Казан буйлап серләшеп йөриләр. Илһам аңа язган, әмма илтеп салырга җитешмәгән хатын шаярып-көлеп  үзе  укый. Ә икенче көнне саубулашып вокзалда озатып кала.  Җылы эчтәлекле хат алышу дәвам итә.

    Училищены тәмамлаганнан соң Шәмсия апа юлламаны Бондюг районына ала. Чөнки монда аның ерак туганы яши бит, ни генә дисәң дә чит җирдә үз кешесе. Әмма бу турыда нигәдер Илһам белән киңәшләшеп тормый. Аны эшкә Тойма авылына билгелиләр. Язмышлары шулай язылгандыр күрәсең, биредә ул кияүгә чыга.

    Тагын бер тапкыр, бөтенләй очраклы рәвештә Шәмсия апа белем күтәрү курсларына Казанга укырга баргач кибет ишеге төбендә  очрашалар алар. Монда да бер-берсен таныйлар, тукталып  хәлләрен белешәләр.

    ...Гомерләр үтә, Илһам концертларына инде Шәмсия апа балалары, оныклары белән йөри. Ләкин Илһам кайда гына очраса да бу чибәр Минзәлә кызын таный.

     Менә шундый якты бер мәхәббәт тарихы.  Бу истәлекләрне тыңлагач уйлап куйдым, бәлки мәшһүр җырчының йөрәк ярасы да, бөтен халык мәхәббәтен яуларлык көч биргән илһамчысы да нәкъ менә Шәмсия апа булгандыр.

      (Ш.Ибәтуллина, Ш.Лотфиева истәлекләрен Ф.Башарова язып алды)

    Январь 2019 ел

     

    Фотолар Ш.Лотфиева архивыннан алынды.

    тулырак

     

     

    Илһам Шакиров: халык илһамы / Ильгам Шакиров: вдохновение народа. Ватандашлар/

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться