• Новости

    Афганчы белэн очрашу

    Әфганчы белән очрашу.

    Быелның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарылуга 30 ел тула. Шул уңайдан Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты, ГБУК РТ “Республика балалар китапханәсе” яшүсмерләр арасында «30 лет подвигу, 30 лет памяти» дигән конкурс игълан итте. Бәзәкә авыл китапханәсендә  шушы конкурс кысаларында интернационалист-сугышчы Рамиль Галимҗан улы Шакиров белән очрашу булды. Әфганчы-авылдашыбыз тормыш чыныгуы алган еллары турында  истәлекләре белән уртаклашты, дембель альбомы белән таныштырды һәм үзе дә китапханәдә эшләнгән “Утлы еллар хатирәсе” дигән стенд һәм Әфган сугышы турындагы әдәбият белән танышты. Аның сөйләгәннәрен укучы Алина Нуретдинова язып алды.  (февраль 2019 ел)

    тулырак

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться