• Новости

    Жинелмэс Ленинград

    Җиңелмәс Ленинград

     

    27 январь көнне Совет гаскәрләренең Ленинград блокадасын өзүгә 76 ел тула. Шул данлы дата белән таныштыру, совет халкының чиксез батырлыгы, Ленинградлыларның каһарманлыгы турында сөйләү максатында  Бәзәкә китапханәчесе Ф.Башарова урта мәктәптә “Җиңелмәс Ленинград” дигән батырлык сәгате үткәрде.

    Китапханәче 871 көн буе камалышта калган шәһәрдәге тормыш, яшәү өчен көрәш турында сөйләгәннән соң укучыларга «Невский пятачок», андагы коточкыч сугышлар турында фильм карарга тәкъдим итте. «Невскиий пятачок» бүлемтеге мәйданы 1,6 кв.км. Ул Нева елгасы буйлап 2 км га сузылган, аркылысы нибары 0,8 км. 1941 елның көзендә фашистларның Ленинградны блокадага алуы вакытында аның  әһәмияте аеруча зур була. Дошманга каршы торуда ул Ленинградның утлы калканына әйләнә. Биредә һәр кв.м да 17 совет сугышчысы һәлак була, һәр кв.м җирдә 33 кг тимер кыйпылчыгы ята.

    Ленинград өчен барган сугышларда Татарстан сугышчылары да катнаша һәм 40 мең тирәсе татарстанлы яу кырында ятып кала.
    Бүгенге көнгә кадәр Татарстан эзтабарлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган якташларыбызның язмышын ачыклау буенча эзләнүләр алып баралар.

    Чара соңында укучылар “Был город-фронт, была победа” дигән китап киштәсендәге китаплар белән таныштылар.        (27.01.2020 ел)

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться