• Новости

    Шарафутдинов Гыйльфан

    Шәрәфетдинов Гыйлфан Шәрәфетдин улы- Бәзәкәнең иң өлкән яшьтәге герое

    Шәрәфетдинов Гыйлфан Шәрәфетдин улы авылыбызның иң өлкән яшьтәге 2 сугышчан бүләкләр кавалеры. 50 яше тулгач 1942 елның декабрендә фронтка китә.

    Фронтта “Сугыш Алласы”- артиллериядә хезмәт итә. Беренче сугышчан бүләген ул 1944 елның сентябрендәге батырлыгы өчен ала: “Наградить медалью “За боевые заслуги” орудийного номера 3 батареи красноармейца Шарафутдинова Гильфана за то, что во время наступательных боев он добросовестно и аккуратно выполнял обязанности орудийного номера, в результате чего орудие, где номером тов.Шарафутдинов с 14 по 20 сентября 1944 года в боях за населенные пункты Озоли-Приекни уничтожило: 1 станковый пулемет, 4 повозки с грузом, 1 миномет и до 10 человек. Командир 395 гаубичного артиллерийского полка Резерва Главного командования подполковник Никитин”.

    Икенче сугышчан бүләген Гыйлфан абый 1945 елның мартындагы (53 яшьтә!) батырлыгы өчен ала: “Наградить медалью “За отвагу” орудийного номера 3 батареи красноармейца Шарафутдинова Гильфана за то, что в наступательных боях в районе дер.Зилес 5.03.1945г. он под огнем противника, рискуя жизнью, работая заряжающим из своего орудия подбил самоходное орудие врага”.

    Гыйлфан абый Бөек Ватан сугышында солдатлар арасында бик дәрәҗәле саналган һәм “Солдат орденнары” дип йөртелгән “За боевые заслуги” һәм “За отвагу” медальләренең икесенең дә кавалеры! Бу аның батырлыкларының күрсәткече. Рәхмәт Сезгә, өч сугыш солдаты һәм герое!

    Түбәндә үзенең бабасы турында истәлекләрне Гыйлфан абыйның оныгы Әльфия Исмагилова (Шәрәфиева) язды:

    Шәрәфетдинов Гыйлфан Шәрәфетдин улы 1892 елда Бондюг районы Бәзәкә авылында дөньяга килә. Беренче Бөтендөнья сугышында һәм Гражданнар сугышында катнаша. Сугыштан соң Хафиз кызы Шәмседохага өйләнеп ике ул һәм өч  кыз үстерәләр. Бөек Ватан сугышына киткәндә бабайның кече улына әле 2 яшь кенә була. Ул исән-имин Берлинга кадәр барып җитә. Сугыштан соң Германиядә  сугыштан соңгы төзекләндерү эшләрендә катнаша. Шулай итеп аңа 1947 елда 55 яшендә генә туган авылына әйләнеп кайту насыйп була. Авылга Озын Таудан (Тихие горы) җәяләп иске юлдан (тау астыннан) кайтып кергәч, урамда очраган барлык балаларны җыеп өенә алып кайта да, күчтәнәчкә аларга аш кашыгы белән шикәр комы өләшә. Бу турыда әле хәзерге көндә дә хөрмәт белән искә алучылар бар.

    Шәрәфетдинов Гыйлфан сугыштан соң балаларын үстереп бетереп, тормышлы итеп 70-нче яшендә бакыйлыкка күчә.

     

                                                 Исмагилова (Шәрәфиева) Әльфия, 01.02.2020ел

     

    тулырак

    награжденные боевыми и трудовыми наградами

    участники ВОВ, вернувшиеся с войны









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться