• Новости

    Дети войны.

    Язмышында язылган вакыт җиткәч, әнинең  тормыш юлында әти күренә. Шул вакыттан башлап аларның гомер юлын бер- берсеннән башка күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Әтинең әтисе Мөхәммәтгәрәй бабай да Минниса әбине бик яшьли урлап кайта. Алар да бик күркәм пар булганнар: озын буйлы, төскә- биткә мөлаем, сөйкемле кешеләр. Әби- бабайның  балаларыннан бер әти генә исән. Врачлар, дарулар юк вакытлар шул. Шушы урында әтинең үз кулы белән язган истәлекләрен языйм әле. 

         “Мин, Әхмәтясәви Мөхәммәтгәрәй улы Мөхәммәтгәрәев, 1929 елның 14 ноябрендә Турай авылында крестьян семьясында туган. Кече яшьтән үк ат янында йөреп, атка ияләнгән малайны Фассахов Зәкинең аты тибә. Малай үлми, бары бөтен йөзе-бите җимерелгән, ашарга -авыз, күрергә- күз юк, бары тәндә җан бар. Бондюг, Алабуга врачлары Әхмәтясәвинең әтисенә баланы газаплап йөрмә, тыныч кына үләргә ирек бир, диләр, больницага алмыйлар. Бала яшәргә тырыша,җыламый да, җимерелгән авыз белән сөт, аш,чәй эчә. Җимерек яралар төзәлергә маташа. Беркөнне күрше карчыгы Мәрьям әби (Ольга әби, ул Ык Тамагы авылы рус кызы, Турайда мулла хатыны, шагыйрә Сәгъдиева Гайшәнең әнисе, авылда аны марҗа Гайшәсе дип йөртәләр иде) кереп, “Мөхәммәтгәрәй, Краснобор районына яшь врач- хирург килде, мин пристаньдә күрдем, (Ул заманнарда Кама елгасы тулып ага, саллар агызалар, пароходлар йөри, алар Ижевка пристаненьдә туктыйлар) тизрәк малаеңны алып бар, дип киңәш бирә. Икенче көнне үк Мөхәммәтгәрәй әнисе Шәмси әбине, улы Әхмәтясәвине пароход белән Красноборга “Кызыл яр”га алып китә. Яшь врач малайның бөтен яраларын ямый, тик күз төбендә тавык йомыркасы кадәр шешне 10 яшенә җиткәч, авызындагы китекләрне 15 яшенә җиткәч әйбәтләп ремонтлармын, дип, малайга кеше төсе кертеп кайтарып җибәрә.

            Яшьлек бит ул, малай ат янында. Иртә торып ат абзарына төшеп, әтисе җигә торган атны алып кайта, кич төшерә. Күздәге шеш уйнаганда, йөгергәндә дер- дер селкенә. Шулай беркөнне әтисе кайтып районга яшь хирург Чаловский килгән, иртәгә, улым, бүлнискә барабыз, дигән. Малай бик сөенеп, икенче көнне ат белән больницага киткәннәр. Күз төбендәге шешне кисеп, икенче күзен дә күрер дәрәҗәгә җиткереп, кайтарып җибәрәләр. Еллар үтеп, җөйләр бераз язылса да, операция булганлыгы беленә иде. Тик әти кебек кешегә ул гомер юлында комачаулагандыр дип уйламыйм.

             Бөек Ватан сугышы башланганда әти 4 классны бетереп 5 нче класска күчкән бала. Сугыш башлангач Мөхәммәтгәрәй бабайны да сугышка алалар. Июль  аенда әти аны Бондюг пристанендә сугышка озатып кала. Бабай киткәндә  әбигә: “Бик яшьли каласың. Мин кайтмасам, әйбәт кеше очраса, кияүгә чык. Тик улым Әхмәтясәвине генә какмасын”,- ди. 1942 елда бабай турында “хәбәрсез югалды” дигән хәбәр килә. Минниса әбиебез  баласы белән ялгыз кала. Икенче көнне үк әтисе урынына бригадир пар сөрергә эшкә әйтә. Әти сыерын җигеп кырга чыга. Сугыш вакытында тырышып эшләгән өчен 1947 елда “За доблестный труд в 1941- 1945 гг.” дигән медаль белән бүләклиләр.

          Ул вакытларда яшьләрне  “Фабрично- заводское ученичество”, алар беткәннән соң “Фабрично- заводское обучение”, ягъни ФЗОларга ихтыярый- мәҗбүри җибәрә торган булганнар. Колхозда ялсыз эшләгән яшьләрне 1947 елда Сталин указы белән Кемерово ягына эшкә җибәрәләр. Поездларга тояп, меңләгән малай- шалайны җыеп “укытканнар”, эшләткәннәр. Әти бу турыда сөйләргә яратмый, концлагерьдан бер дә ким түгел иде, дип кенә әйткәне хәтердә. Ул кадәр үсмер баланы ашатасы- эчертәсе, киендерәсе дә бар бит әле. Ул хакта уйларга теләмәгәннәр икән шул түрәләр. Әти узенең ничек исән калуына аптырап куйган чаклары да була иде. Тик, бәхетенә, ул анда татарларны очрата, алар әтине ач итмиләр, шулар ярдәме белән генә әти ул мәшһәрдән исән- сау кайта ала.  Поезда барганда әти авырып китә. Температурадан кызышып ятканда, аның янына бер ир- ат килә. Ул әтинең кайсы яклардан икәнен сораша. Әти үзенең Бондюг районы Турай исемле авылдан икәнен әйтә. Теге кеше “Синең Дәүләтгәрәй исемле абыең бар идеме?”- дип сорый. Әти әйе, бар иде, ди. Абыең исән, дип, ул кеше китеп бара. Дәүләтгәрәй абый Мөхәммәтгәрәй бабайның бертуган энесе. Свердловск шәһәрендә Тау институтында укыган. 1939 еллар тирәсе булгандыр, студентлар тулай торагында тыелган китаплар табып, бер төн эчендә аларны каядыр озаталар. Аннан бер генә хәбәр дә булмый, якты дөньяда юктыр инде ул дип уйлыйлар. Дәүләтгәрәй бабай турында бу беренче хәбәр була.

       Сугыш вакытында әбинең бертуган апасы үлә. Ике баласы кала, әтиләре сугышта. Әби ул балаларны үзе янына ала. Рәхилә апа белән Хәлимә апа әбигә “түтәй” дип дәшәләр иде. Рәхилә апа инде мәрхүм. Сугыштан соң ничә ел үткәндер, мин белмим, әмма аларның әтиләре исән- имин авылга кайта. Сәләх бабай пленда була, аннан котылгач, совет дәүләте аны тагын утыртып куя. Лагерьда вакытта бер кеше аңа Сталин исеменә хатыны вафат булуы, ике кызы үзләре генә калуын әйтеп хат язарга булыша. Лагерьдан киткәндә кулына алган документларга Галиев фамилияле кеше кул куйган икәнен белә. Әти дә, бабай да фамилияләрен әтиләре исеме белән, ә Дәүләтгәрәй бабасы исеме белән Галиев фамилиясен йөрткән. Әти дә, туганнар да бу кешенең Дәүләтгәрәй абый булуына шикләнмиләр. Борын төбенә сугыш килеп басканын белә торып, бер тулай торак белгечләрне юк итмәгәннәрдер дип өметләнәләр. Дәүләтгәрәй абый турында бу соңгы хәбәр.

             Кызлар, әбигә бик ялынып, әтиләренә кияүгә чыгарга сорыйлар. Әби балалар хакына риза була. Әбиебез олыгайгач та матур гәүдәле, бик пөхтә карчык иде. Үткен сүзле иде ул. Без әле дә “әби шулай әйтә торган иде”, дип аның сүзләрен афоризмнар итеп кулланабыз. Гаилә, яшәеш, гомумән, тормышның бар якларына кагыла торган сүзләр иде алар. Күз алдында, әби җырлый- җырлый, сепарат аерта. Бик матур җырлый иде, мәрхүм, моңлы иде. Бала булганбыз, бөтенесен аңлап бетермәгәнбез. Әби гомер буе Мөхәммәтгәрәй бабайны яратып, сагынып яшәгән. Җырларын да аңа атап җырлаган. Ул кайтса, нишләр идең, дигәч, кайтсын иде әле, ди торган булган. Әни әйтә, мин аннан сорый идем “курыкмыйсыңмы, Сәләх әти ишетсә, ни әйтер”, дип. Әби җырлаган җырларның сүзләрен ник язып алмадым микән, дип үкенеп бетә алмыйм. Яшь вакытта мин аларны яттан белә идем, хәзер истән чыкканнар. Әбинең язмышы кызыгырлык булмаса да, минем аны бәхетсез дияргә телем әйләнми. Әти бик тә игелекле бала иде әнисенә. Минем аның әбигә бер генә тапкыр да тавыш күтәреп, я булмаса ямьсез итеп эндәшкәнен хәтерләмим. Биш оныгын үстерешергә, алты оныкчыгын да күрергә насыйп итте аңа Аллаһы Тәгалә. Соңгы тапкыр кайткач, безне озатырга аягына кимичә чыккан әбиебез. Улыбыз Вадим кире йөгереп барып кочаклады әбисен. Олы яшькә җиткәч, күзе авыртып, операция ясап бер күзен алдылар аның. Вадим аңа “Сукыр булсаң да, яратам”,- ди торган иде.

            Безнең әтиебез бик тә йомшак күңелле, ярдәмчел, бала җанлы кеше иде. Әнинең өлешенә тигән көмеше, насыйп яры ул булган. Янгын вакытында сыерны да ул алып чыга. Тик әнигә бу турыда күп еллар үткәч кенә әйтә. Әни туганнарын каникулга алып кайтканда, әти алар янына еш килеп йөри, балалар белән уйный. Кечкенәләр дә аны яраталар, үз итәләр. Буш кул белән килми, 1-2 конфет, я булмаса прәннек алып  килә. Ә үзе гел “Апагызга бер сүз әйтәсем бар әле, тик хәзер түгел,”- дия торган була. Әти авылга 1949 елның язына гына әйләнеп кайта. Сугыш елларында колхозда эшләгән Фәния белән Әхмәтясәви үсмер балалар булса, хәзер инде алар- кыз белән егет. Икесе дә күз явын алырдай матурлар.  Ә көзен әти Совет Армиясе сафларына алына.  Әнине озатырга барырга чакыра. Әни, Бондюгта укучы кыз, яулыгын, ә  әти Фәлимә  апа чигеп биргән кулъяулыгын болгап, пароход күздән югалганчы Бондюг тавында әтине озатып кала. Армиядән беренче хатын да әти әнигә яза. Тик язмыш сынавы аларны әле алда көтеп тора икән. Минем язмада хронологик тәртип буташты, ахры. Мин барлык вакыйгаларның да нәкъ мин язган тәртиптә булган дип әйтә алмыйм. Шулай да алар булган, мин аларны әни сөйләгәннәрдән чыгып яздым бит.

    дети войны

    тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться