• Новости

    Ахметзянов Галиахмет Нигаматзянович- кавалер медали «За отвагу»

    Әхмәтҗанов Гәлиәхмәт Нигамәтҗан улы- «За отвагу» медале кавалеры

         Архив документларында тагын бер якташыбызның сугышчан бүләккә лаек булуы турында язмалар табылды.

         Әхмәтҗанов Галиәхмәт Нигамәтҗан улы 1912 елда Бәзәкә авылында туа. Гаиләләрендә 1917 елгы “Подворовая перепись д.Бизяки” буенча (А.Х.Мәхмүтова, “Бәзәкәм, туган бишегем”, 422 бит) 3 малай (1905 ел, 1912 ел, 1916 ел) була. Гәлиәхмәт яшь чагында ук бик актив була, сугыш алдыннан ул Бәзәкә авылы клубы мөдире булып эшли. Авыл активы буларак, ул 1935 елда күмәк фотога да төшә: А.Х.Мәхмүтова. “Бәзәкәм, туган бишегем” китабындагы авыл активы фотосында ул 3 пеләш кеше артында матур кара чәчле шевелюрасы белән тора.

         Бөек Ватан сугышы башлангач алар гаиләсеннән башта энеләре Минемехәмәт (Хәмәт, 1916 ел) 1941 елның 27 августында сугышка китә. Ярты елдан соң 1942 елныд 9 февралендә ул сугышчан батырлыклары өчен “За отвагу” медале белән бүләкләнә. Искәртеп китәргә кирәк: 1941-42 елларда сугышчан бүләкләрне бик сирәк, аеруча батырлыклар өчен генә бирәләр! Кызганычка каршы, Хәмәт абзый авылга кире кайта алмый. Ул 1944 елның 13 февралендә Калинин (бүген Тверь) өлкәсендә сугышта башын сала.

         Гәлиәхмәт абзый сугышка 1941 елның 19 октябрендә алына. Аның кайда һәм нинди частьләрдә хезмәт итүе турында архив документлары табып булмады хәзергә. Бары тик Бондюг райвоенкоматы аны 1943 елның 13 апрелендә тагын фронтка җибәрүе турында мәгълүмәт бар. Сугыш вакытында бары тик каты яраланган солдатларны гына авылга терелеп бетү өчен кайтарганнар- Гәлиәхмәт абзый да шулай кайткандыр, ахрысы. Казан военкоматы 1943 елның апрель аенда аны 40-нчы Армия составындагы 54 укрепрайонга хезмәт итәргә җибәрә. 

    ...Архив документларында Гәлиәхмәт абзыйның исеме дөрес язылмаган (“Гашахмед”), җитмәсә туган урыны да күрсәтелмәгән иде. Казан военкоматының 54 укрепрайонга җибәрелүе турындагы “җепне” тартып Бәзәкәнең тагын бер героен табарга насыйп булды.

    Гәлиәхмәт абзый сугыштан исән-сау кайту бәхетенә ирешә. 1985 елда ул Җиңүнең 40 еллыгына 2-нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Бәлки бу язманы укыгач аның балалары, туганнары, күршеләре Гәлиәхмәт абзый турында үзләренең истәлекләрен, фотоларын җибәрерләр?

    Подробнее









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться