• Новости

    Котэ белгэннэр полкы

    Хөрмәтле авылдашлар, еракта яшәүче якташлар!

    2020 елда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулды. Шул уңайдан “Сөембикә” журналы түбәндәге башлангыч белән чыкты.

    «Сөембикә» журналы «Көтә белгәннәр полкы» дигән флешмоб башлый. «Үлемсез полк» янәшәсендә алар да булырга тиеш! Газиз ирләрен, улларын, әтиләрен, ир туганнарын Бөек Ватан сугышына озатып, сулышлары белән тартып алырдай булып көтеп алучылар... Өчпочмаклы хатлар килүдән туктаса да, матчага кара кәгазь кыстырылса да, соңгы сулышкача көтеп яшәгән әниләр, әбиләр, апалар... Алар арасында сезнең якыннар да бардыр. Фотосын, алар турындагы истәлекләрне #сөембикәжурналы #көтәбелгәннәрполкы дигән хэштеглар белән ВКонтактедагы стенагызга урнаштырыгыз. Постыгыз югалмасын өчен #көтәбелгәннәрполкы дип безгә языгыз. Без бу язмаларны, фотосурәтләрне үзебезнең сайтта туплап барачакбыз. Тарих битләре алар исемнәрен дә сакласын!”

    Бәзәкә авылы китапханәсе сезне дә “Көтә белгәннәр полкы” дигән флешмобка кушылырга чакыра. Әниләрегез, әбиләрегез, апа-җиңгиләрегез турындагы истәлекләрне язып faniya-63@mail.ru адресы буенча электрон почтага юллый аласыз. Язарга мөмкинчелегегез булмаса авыл китапханәсенә рәхим итегез – бергә язарбыз, аннары бизяки.рф сайтына урнаштырып барырбыз. Ничек кенә булса да авылыбыз тарихының бер өлеше булган бу истәлекләр югалмасын, киләчәк буыннар өчен сакланып калсын иде.

                                                      Китапханәче Фәния Бәшәрова

    _____________________________________________________________

    Көтә белгәннәр полкы: Шайдуллина Нәҗибә Рияз кызы

         Безнең әниебез Шайдуллина Нәҗибә Рияз кызы 1923 елның 12 июлендә Пермь өлкәсе Барда районының Бакчалы авылында дөньяга килгән. Әниебез үзенең әнисен бөтенләй хәтерләми, ул бик яшьли үлеп китә. Ятимә калган 6-7 яшьлек кызчыгын ияртеп Рияз бабай Татарстанга килә һәм алар Әгерҗе районының Октябрь авылында төпләнәләр. Әлбәттә, 30 нчы еллар ачлыгыннан качып килгән балалы ирнең хуҗалык корырлык хәле булмый, ул ирсез хатынга йортка керә. Гаиләдә тагын ике кыз бала туа.  Белем алу турында сүз дә булмый, кечкенәдән бала карап, өйдәге барлык эшне башкарып үсә ул. Үсә төшкәч әниебезнең авыр тормышын күреп-күзәтеп торган күрше карчыгы  аны Бетсемәс авылының, үзе әйтмешли бик төпле акыллы, уңган-булган, нык тормышлы егете Зиннәткә димли. Шулай итеп, 1941 елның кояшлы 21 март көнендә безнең гаилә барлыкка килә. Әтиемә  ул чакта 26, ә әниемә бары тик 17 генә яшь була. Гаилә бәхетен тоярга да өлгерми яшьләр, Бөек Ватан сугышы башланып китә. Шулай да,  кыш көне  генә операция ясаткан әтиебезнең фронтка алынуын бераз кичектерәләр. 1941 елның көзендә  икесе бергә күп кенә авылдашлары белән бергә Апас районына,  хәзер билгеле булган Казан каймасына окоп казырга баралар алар. “Безгә – 12 кешегә, яшәргә ташландык бер өй бирделәр. Салам җәелгән сәкегә, идәнгә тезелешеп ята торган идек. Эшкә  12 чакрым җәяү барабыз, көне буе окоп казыйбыз, аннан караңгы төшкәндә өстерәлеп тагын шуның кадәр араны кайтабыз. Көчле салкын җил иссә дә, коеп яңгыр яуса да эш бер генә минутка да тукталмый. Өс-башлар манма су килеш эшлибез. Көрәк тотып куллар сөялләнеп бетте. Безне үлемнән көнгә бер бирелгән 600 гр. ипи коткарып калды. Хәлсезләндек, бик алҗыдык, ләкин бергә барган авылдашлар барыбыз да исән-имин кайта алдык. Кыш көне киткәннәр бик күп газаплар күргәннәр, үлеп калучылар да булган”, дип сөйли иде әни.   1942 елны әтиебез сугышка алына.  Зур, тату гаиләдә үз кеше булып өлгергән әниебез кайнана-кайнатасы янында кала. Алар белән бергә сугышка алынган өлкән абыйлары Гыйззәтулланың хатыны Зәкия дә яши  уллары белән.

         Әниебезгә яшь кенә килеш нык авыр эшләр башкарырга туры килә: озак вакытлар  Лубян урманына агач кисәргә җибәрәләр аны, үгез җигеп җир сукалыйлар алар, көзләрен Әгерҗегә ашлык илтәләр, язгы суны ерып шул ук Әгерҗедән симәнә ташыйлар. Ел тәүлеге эштән туктап тормыйлар.

         Яшь кенә хатын-кызларга бу эшләрне башкарырга кайчакта осталык, тәҗрибә дә җитеп бетми, әлбәттә. Көзге бер яңгырлы көнне каенсеңлесе Гөлҗиһан апа белән әнием әрәмәгә утынга китәләр. Тиз-тиз генә утын әзерләп, арбага төяп юлга кузгалалар. Ләкин ул арада караңгы төшә. Ни сәбәптер, үгез бераз бара да туктый, бераз бара да туктый. Аптыраган хатыннар үгезне берничек тә тыңлата алмыйлар, караңгыда күңелне шомландырып төрле имеш-мимешләр дә искә төшә. Арбага җен утырган, шуңа тарта алмый малкай, дип уйлыйлар алар. Инде озак кына газаплангач күрәләр, арбаның бер тәгәрмәче төшеп калган икән.

         Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эш белән үткән көннәр елларга тоташалар.   Бердәмлектә көч, дип белеп әйтә халык. Сугыш чорының барлык авырлыгын бердәм күтәрәләр алар,  килендәшнең  балаларын да бергә карыйлар, ачлык, әллә ни авырлык күрсәтмичә үстерәләр.  Шушы урында әйтеп китәргә кирәк, әниебез гомере буе таләпчән, нык ихтыяр көченә ия булган кайнатасы белән сабыр, нечкә күңелле кайнанасын бары тик рәхмәт сүзләре белән генә телгә алды. Авыр елларда  киң күңелле, мәрхәмәтле әби-бабам яшь кенә әниемә ныклы терәк булганнар, кайгысын да, шатлыгын да бергә уртаклашып яшәгәннәр. Әлбәттә, яшь кенә килеш әтиемә тугрылык саклап яшәве, аны зарыгып  көтүе дә олыларда хөрмәт уяткандыр.

          Бөек Ватан сугышы алар гаиләсенә дә кара тамгасын сала. 1941 елда  ук әтинең сугышка киткән  абыйсы Гыйззәтулла  турында “хәбәрсез югалды” дигән хат килә.  Әтиемнең энесе Галимулла абый 1941 елда 3 еллык хәрби хезмәтен тутыра, ләкин  кайтырга җитешми, сугыш башлана, шуннан сугышка керә. Ул Җиңү яулап, 8 елдан соң гына туган авылына әйләнеп кайта ала.  Бу батыр абыебызны авылда гомере буе олылап Солдат Галимулла дип йөрттеләр. Менә шундый вакыйгалар белән Җиңү көне якынлаша.

         Сугыш  беткәнен әнием басуда ишетә. Бу көн чынлап та күз яшьләренә чыланган бәйрәм көне буларак исендә калган иде аның.

         Сугыштан әтиебез 1947 елда кайта. Ул кайтканда да әнием Кырынды урманында агач кисүдә була, әтием аны эзләп шунда килә. Сугыштан соң  6 балага тормыш биреп, бер-берсенә якты караш, җылы наз бүләк итеп 57 ел бергә мәхәббәтле гомер кичерделәр әти-әнием.

         Әнием 96 яшьне үтеп  вафат булды. Бөтен гомере хезмәттә үткән, безне - балаларын карап-тәрбияләп олы тормышка чыгарган, борчу-мәшәкатьләрне дә җитәрлек кичергән  Әнием турында никадәр җылы сүзләр язсам да аз булыр кебек. Гомере буе теленнән төшмәгән, тырышлыкка өндәгән  гади генә -  “эшләсәң эш каршы тормый”, “тамчы тама-тама ташны тишә” дигән сүзләре бүген дә колакта яңгырап тора. 93 яшенә кадәр газета- журналлар укыган, һәркөн яңалыклар белән танышып барган, оныклары белән спорт ярышлары караган тормыш сөйгән, аның ямен-тәмен тоеп яшәгән зиһенле, хәтерле, акыллы әниебез безнең өчен тормыш маягы.

                              Фәния Зиннәт кызы Бәшәрова (Шәйдуллина), 2021 ел, март

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться