• Новости

    Исмагилов Рашит Файзиевич

    Исмагилов Рәшит Фәйзи улы - “Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен” почетлы билгесе кавалеры

         Исмагилов Рәшит Фәйзи улы 1954 елның 31 декабрендә Бәзәкә авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. 1962 елда Бәзәкә урта мәктәбенә укырга кереп, 1972 елда мәктәпне уңышлы тәмамлаганнан соң, Пермь өлкәсенең Гремячинск шәһәренең һөнәри коллиятендә электрик белгечлеге үзләштереп чыга. 1974-76 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Бу дәвердә уңышлы хәрби хезмәте өчен күп тапкырлар төрле мактау грамоталары һәм бүләкләргә лаек була. 1976 елның май аенда туган авылына әйләнеп кайтып, НГДУ “Прикамнефть”кә оператор булып эшкә керә һәм 5 ел бу оешмада эшли. 1979 елда Шәрәфиева Әлфия Мөнәвир кызы белән матур гаилә корып җибәрә. Аларның бер-бер артлы уллары Ришат һәм Ринат тугач, аларны бергәләп олы тормыш юлына бастыралар.

         1981 елда Рәшит Фәйзи улы гаиләсе белән Яр Чаллы шәһәренә китеп, башта Трамвай идарәсендә, ә 1986 елдан башлап Яр Чаллы шәһәренең Эчке эшләр оешмасында хезмәт итә. Анда подполковник дәрәҗәсенә кадәр күтәрелеп Яр Чаллы Эчке эшләр оешмасының автохуҗалыгы башлыгы булып 2015 елда лаеклы ялга чыга. Бәзәкәдә өй салып, авылга кайтып урнаша.

         Бу дәвердә Рәшит Фәйзи улы яхшы хезмәте өчен күптөрле мактау грамоталарына һәм башка бүләкләргә лаек була. “За безупречную службу”, “За отличие в службе”, “Казанның 1000 еллыгы” медальләре белән бүләкләнә, “Хезмәт ветераны” исеме ала.

         Рәшит  Фәйзи улы күп еллар шәһәрдә эшләсә дә, авылыбыз тормышында актив катнаша. Үз көче белән инешебез күперен сала, төрле мөһим чаралар үткәрүгә матди ярдәм күрсәтә, авылдышларыбызга һәрдаим ярдәм итеп тора. Күп еллар дәвамында Бәзәкә авылы сабантуеның ат чабышларының иганәчесе дә булды ул.

         2021 елның 6 апрелендә Рәшит Фәйзи улы Исмагилов каты авырудан соң бакыйлыкка күчте һәм Бәзәкә авылы зыяратында зур хөрмәтләр белән җирләнде.

         2021 елның 12 июнендә Бәзәкә авылы сабантуенда Рәшит Фәйзи улы Исмагилов авыл халкына озак еллар дәвамында күрсәткән хезмәтләре өчен “Бәзәкә авылы каршындагы хезмәтләре өчен” почетлы билгесенә үлгәннән соң лаек булды. Рәхмәт сезгә, авылдашлар, безнең иребез, әтиебез, бабабызга күрсәткән зур хөрмәтегез өчен!

                                      Исмагилова Әлфия Мөнәвир кызы, 2021 ел, июль

    почетные люди









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться