• Новости

    Гимазетдинов Мунавир Хаматович - Почетный гражданин села Бизяки

    Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улы-Бәзәкә авылының Почетлы гражданины

    Гимазетдинов Мөнәвир Хәмәт улына Бәзәкә авылының мәдәни һәм социаль үсешенә зур өлеш кертүе, кече ватанының чын патриоты булуы өчен Бәзәкә авылының Почетлы гражданины исеме бирелде. Бу карарга Бәзәкә авылы җирлеге башлыгы Илмир Илгиз улы Кашафутдинов 2021 елның 23 августында кул куйган.

    Гимазетдинов М.Х. бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендәге “Подряд” трестының генераль директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе, Яр Чаллы шәһәренең Почетлы гражданины. Шул ук вакытта Мөнәвир Хәмәт улы авылдагы барлык мәдәни һәм социаль чараларның актив катнашучысы һәм иганәчесе. Мәчетне һәм зыяратны төзекләндерүгә, сабантуйларны уздыруга, мәдәният йортының төрле чараларын уздыруга һәрвакыт үзенең зур өлешен кертеп баручы да ул. Үзенең әйтүе буенча бу эшләрне ул бер генә теләк белән башкара: Бәзәкәбез матуррак булсын, якташларыбызның авылыбызга кайтасы килеп торсын! Шундый гади һәм тирән теләкләр. Рәхмәт Сезгә, Мөнәвир абый!

    почетные люди









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться