Авылым чишмәләре
Җир астыннан гөрләп чыга,
Авылым чишмәләре.
Эчеп туеп булмый суын,
Кирәкми хөрмәләре.
“Баллы чишмә”, “Салкын чишмә”,
Исемнәре аларның.
Ишетелә ераклардан,
Кешнәүләре тайларның.
Сандугачлар мактап сайрый,
Шул чишмәнең буйларын.
Мәңге аксын гөрли-гөрли,
Челтерәтеп суларын.
Мехаматнур Нәҗметдинов, 2021 ел, сентябрь