• Новости

    Юбилеегыз белэн, Шамсия апа!

    Юбилеегыз белән, Шәмсия апа!

         7 ноябрьдә Бәзәкә авылында гомер итүче мөхтәрәм медицина ветераны, Бәзәкә авылының шәрәфле гражданины, “Алтын йөрәкле кеше” исеменә лаек булган Шәмсия Вагыйз кызы Лотфиева 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

         Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Сиңа саулык-сәламәтлек, яхшы кәеф телибез! Безнең шатлыкларга сөенеп озак еллар яшәргә язсын!

                                                                    Балаларың, оныкларың, оныкчыкларың

     

    Әнкәй диеп әйтер кешең булу

    Нинди бәхет бит ул дөньяда.

    Шатлыкларың булса – уртак була

    Кайгыларың булса – югала.

    Уйлама әле катаям дип,

    Шат-көләч бул, сүнмә-сүрелмә.

    Кадер-хөрмәт күреп үтсен гомерең,

    Урыннарың булсын гел түрдә.

    Сиңа рәхмәт сүзен, әниебез,

    Белдерәбез туган көнеңдә.

    Үстердең син безне кеше итеп,

    Олы рәхмәт барсы өчен дә.

    Котлы булсын, әни, туган көнең,

    Матур булсын атар таңнарың.

    Җирдә булган бөтен изгелекне

    Бирсен сиңа Ходаем!

    Безнең сайт волонтерлары да Шәмсия апаның балалары котлауларына кушыла. Сез авылның йөзек кашы булып, озак еллар ару-талу белмичә Бәзәкә халкына медицина хезмәте күрсәттегез! Изге гамәлләрегез үзегезгә, балаларыгызга, оныкларыгызга йөз булып кайтсын, хөрмәтле Шәмсия апа! Озын бәхетле гомер телибез Сезгә!

    почетные люди

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться