• Новости

    Кышны котеп алдык (Фания Латыпова)

    Кышны көтеп алдык

    Көне буе яңгыр яуды,

    Ә иртәнгә ап-ак кар яуган.

    Юеш җиргә кар яуганны

    Әбиләр яхшыга юраган.

    Кыш башланган диеп уйласак та,

    Яуган карны җилләр себерде.

    Кайда ак кар ята, кайда кара җире,

    Ямау салган кебек шикелле.

    Кыш аена кергән булсак та,

    Көннәр бик болытлы, караңгы.

    Бала-чага күптән инде көтә,

    Карлар тәгәрәтеп уйнауны.

    Менә көткән кар да яуды,

    Бөтен җиһан карга күмелде.

    Кар әбиләр ясап куеп

    Балалар да инде сөенде.

    Иртән ап-акны ерып,

    Эшкә ашыгалар кешеләр.

    Сибиряклар салкынны ярата

    -Кайчан булыр салкыны?- диләр.

    Кар шыгырдый, битләр өши иде,

    Күз керфекләре сыкылана.

    Элеккеге салкыннар юк хәзер,

    Климат үзгәрә, чыннан да.

    Салкыннар да булыр, үкенмәбез,

    Кыш булгач, чынлап кыш булсын.

    Еллар буе өебез түрендә

    Фәрештәләр нур сибеп торсын.

    Менә яңа ел да җитте,

    Барабыз без чыршы карарга.

    Әкияттәге кебек боз шәһәре,

    Күзләрнең явын алып тора.

    Танышлар да бергә җыелышып,

    Боз тавына карап торалар.

    Бала-чага чыр-чу килеп,

    Берсе артыннан берсе шуалар.

    Шау-гөр килеп алар таудан шуа,

    Мин телимен изге теләкләр.

    Таза-сау, бәхетле булыгыз, -димен

    Сез булачак илгә терәкләр.

    Еллар үтәр, тиздән зур булырсыз,

    Миһербанлы булып үсегез.

    Сезнең өчен борчулар белми,

    Шат яшәсен әти-әниегез.

    Барчабызга тазалыклар телим,

    Теләкләрем кабул булсыннар.

    Сизелмидә калыр, кышы үтәр,

    Бәхетләргә ташып яз килсен!

    Фәния Латыпова (Каримова), Железногорск шәһәре, 2022 ел, январь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться