• Новости

    20-нче гасырдан хат

    20-нче гасырдан хат

     

         Яшел үзән (Зеленодольск) шәһәрендә яшәгән Әхәт абый (фамилиясе билгесез) истәлекләрендә (бу истәлекләр хат рәвешендә язылган) болай дип  язылган:

         “Күрше хакы-тәңре хакы”,- ди халкыбыз. Бу әйтемне искә төшерүемнең сәбәбе шунда: Әлфия сеңлекәш Бондюг тарафларында туган гүзәл зат икән. Бу гаять матур хәл. Моны шуның өчен әйтәм: Әхтиял, Бәзәкә, Турай , Тәкәш, Песәй халкы борын- борынгыдан күркәм, бик итагатьле һәм тотрыклы халык, эшчән һәм булдыклы халык. Бәзәкә аркылы минем берничә мәртәбә үтеп киткәнем бар. 1924 нче елны Алабуга балалар йортыннан (ул чагында Алабугадагы балалар йорты турында сүз баруга охшаган) Әхтиялга кайтышлый бер кич кунып чыккан булсам, икенче мәртәбә 1926 нчы елда өч көн кунак булганым булды. Бу юлы мине синең бабаң, туганкай Рүзәл , Әхмәтвәли абыем алып килгән иде.

         Ул елларда Бәзәкә ике мәхәлләле зур һәм таза тормышлы авыл иде. Бабагызның энесе Алабуга балалар йортының даими директоры Мәхмүт абыйның (Сәйфуллинның) бабасы иде. Өйләре Тәкәшкә чыга торган тыкрыкта, өй тәрәзәләре зур урамга карыйлар иде (бүгенге иске контора бу). Шул баруда Икенче мәхәллә мулласында (Гимрановлар) да кунакта булдык . Аның өе Озынтауга (Тихие Горы) бара торган олы юл буенда биек кенә тау башында иде (хәзер бу урында Хабибуллин Рөстәм милеге). Ул да Әхмәтвәли абзама кардәш кеше булган.

         Мәхмүт абыйга килгәндә (Мәхмүт Сәйфуллин- Бәзәкә авылының Фәтхетдин  мулла улы, 1920 елларда Бәзәкә мәктәбендә укыта, аннан соң Алабугада балалар йорты директоры итеп билгеләнә)  ул үз нәселебез булган Зөләйха Сәйфуллина белән башлы-күзле булганнар. Зөләйха апа бик чибәр кеше. Гомере буе Алабуганың Вахитов исемендәге мәктәптә укыткан.  60-нче елларда нәсел шәҗәрәбезне барлап йөргәндә, мин аларга ике мәртәбә сугылган идем. Беренчесендә өйдә булмадылар, Батумига (Грузия) кызлары (Бриллиант) янына киткәннәр иде. Кызлары абхазияле бер танылган мәдәният эшлеклесе белән тормыш корган. Алар Мәскәүдә укыганда танышканнар. Икенче сугылуымда да Мәхмүт абый Батумида иде. Зөләйха апа бик нык авырый иде. Шуңа күрә  сөйләшүебез кыска булды. Чиренең приступы нык тоткан чагы иде, башка сүз әйтә алмады. Кызганыч, әлбәттә. Кызларының да исемен белми калдым. (Сәйфуллиннарның олы кызлары Зирәк, кече кызлары Бриллиант). Нәсел җепләре шулай өзелә туганкай!

         Кызганычка каршы, бу хатның кем язганы да, кемгә язганы да билгесез. Әмма хат юллары авылыбыз тарихының кайбер битләрен яктырканга, аны сайт укучылары игътибарына куйдык. 

         Бу тарихи хатны сайтка туган якларыбыз тарихы белән тирән кызыксынучы Турай авылының мулласы Мехаматнур улы Флюр хәзрәт Минеханов җибәрде. Бик зур рәхмәт аңа!

         Бу хатта язылган Сәйфуллиннар турындагы язмаларны төзәтергә булышкан өчен авылдашыбыз Фәрдетдин улы Сәләхи Таҗиевка да бик зур рәхмәт!

    история









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться