• Новости

    Гайнетдинов Шамсемтдин Гайнетдин улы

    Гайнетдинов Шәмсетдин Гайнетдин улы

         Әтиебез Шәмсетдин Гайнетдин улы 1930 елда Бәзәкәдә туган. Армия сафларында Львов шәһәрендә хезмәт итеп кайткач 1952 елда Таҗиев Минһаҗ кызы Фәһимә белән өйләнешеп 3 малай, 1 кыз үстерәләр.

         1972 елда хатын-кыз трактористлар бригадасында бригадир булып эшли. Аңа кадәр “Кама” колхозында трактористлар, шоферлар, комбайнчылар белән бригадир булып эшли. Эш дәверендә күп тапкыр медальләр һәм почет грамоталары белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыккач та колхоз председателе Ахмеров Баян Вәли улы аны колхозга техникага ремонтка запас частьләр белән тәэмин итүче, техниканы ремонтлаучы итеп эшкә чакырып чыгара. Әти техниканы бик яхшы белә иде ул. Үз эшен һәрвакыт яратып башкарды!

                                                Балалары әзерләгән язма. 2022 ел. Апрель

     

    Хөрмәтле укучыларыбыз!

         Моннан 50 ел элек оешып бөтен Татарстанга һәм илебезгә авылыбызның данын тараткан хатын-кыз тракторчылар бригадасы турындагы язмалар циклы тәмам булды. Данлыклы бригаданың кайбер әгъзаләре турында язмаларны хәзергә туганнары әзерләп бетермәделәр әле. Соңга таба, язмалары әзер булу белән, аларны да сайтка куярбыз.

         Бүген бу гаять катлаулы эшне башлап йөргән Мининур Хәмәт кызы Гайфетдиновага, баш мәкаләне әзерләгән журналист якташыбыз Рәхилә Кирами кызы Мирзаяновага, язмаларны эшкәртүдә зур ярдәм иткән Фәния Зиннәт кызы Башаровага, сайт модераторлары Лилия Рәшит кызы Мөнировага һәм Рәсим Рифкат улы Шакировка зур рәхмәтебезне әйтәсе килә. Шулай ук аерым рәхмәт әниләре, туганнары турында җылы истәлекләрен язмага салган авылдашларга, якташларга! Барыгызга да алдагы эшләрегездә уңышлар, исәнлек-саулык теләп калабыз!

                                                                                             Администрация

    Знаменитости









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться