• Новости

    60 ел бергэ

    Кадерледән-кадерлебез, балалары, оныклары өчен иң яхшы, иң игелекле, бердәнбер булган әти-әниебез - Вәгыйз һәм Гөлсинә Бәхтегәрәевләрнең гаилә коруына 60 ел булды. Сугыш чоры балалары булып, әтиләре сугышта һәлак булып, тормышның ачысын-төчесен күреп үскән алар. Гаилә корып, безне ике улын, бер кызын үстереп, югары белем биреп, олы тормыш юлына озатып, хәзерге көндә дә туган йортыбыз бизәге булып яшиләр. Бездән бары тик бер теләк: әле шулай озак еллар сау-сәламәт булып, безне якты йөзегез белән каршы алып яшәсәгез иде. Без сезне бик-бик яратабыз, сез безгә бик кирәк. Сәламәт булып бәхетле гомер кичерегез! Аллаһы тәгалә тагын күп еллар безгә әтиле-әниле булу бәхетен бирсен!  Иң изге теләкләр белән барлык  балаларыгыз исеменнән кызыгыз Фәридә. Бу матур теләкләргә сайт администрациясе дә кушыла. Саулык-сәламәтлек, озын гомер телибез! 









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться