• Новости

    Эниебез Мэугидэ Ганиева- авылыбызнын беренче трактористкасы

    Әниебез Мәүгидә Ганиева-авылның беренче трактористкасы

         Безнең әниебез Мәүгидә Ганиева (Кәлимуллина) 1924 елда Кәлимуллин Кираметдин һәм Миннехәят гаиләсендә икенче бала булып туа. Аның олы абыйсы Мулла (Минемулла, 1922 елгы. 1941 елның 15 июнендә, сугыш башланырга 1 атна кала, хәрби хезмәткә алына һәм 1943 елның май аенда фронтта хәбәрсез югала), сеңлесе Марфуга һәм энесе Фәрәхетдин була. Әниебез Бәзәкә авылында мәктәптә укый. 1941 елны сугыш башлангач (әнием сөйләвенчә) аны Бәзәкә авылы кешеләре белән бергә ерактагы рус авылына урман кисәргә җибәрәләр. Сугыш беткәнче әниебез шунда эшли.       Соңыннан кайтып колхозга эшкә керә. Башта бал кортларын карадым дип сөйләгәне истә калган. Бернинди эштән дә куркып тормаган әниебез. Авылдагы ир-атларның күбесе сугыш кырларында үлеп калганнар, аларның эшләрен хатын-кызлар алып барырга мәҗбүр булган.

         Безнең әниебез үзенең дус кызлары Шафигуллина (Салимуллина) Фатыйма һәм Зиннатуллина Мөгалимә тракторлар бригадасында эшләгән. Алар авылның беренче хатын-кыз трактористкалары булалар. “Бик авыр булды, ләкин без бирешмәдек, бик тырышып эшләдек, ир-атлардан калышмадык”,- дип сөйләгәне минем хәтеремдә калган.

         Аннан соң бик күп еллар әниебез водокакачкада эшләде. Обед вакытында кайтмаса, мин әнием янына чыга идем. Ә ул ремонт ясый, ватылса үзе төзәтә иде водокачканы, беркемне дә көтми иде.

         Әниебезнең биш оныгы, җиде правнуклары бар бүген. Абыем Искәндәрнең ике малае, минем өч балам бар. Барысы да үстеләр, эшлиләр. Аларны бүген күрсә әниебез бик сөенер иде, аларны бик ярата иде.

     

                      Юсупова (Ганиева) Наилә, Нефтеюганск шәһәре, 2022 ел, август

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться