• Новости

    Ахметшин Ахметзян- беренче ботендонья сугышында башын салган

    Әхмәтшин Әхмәтҗан- беренче бөтендөнья сугышында башын салган

         Әхмәтшин Әхмәтҗан турында архив документларында бик аз гына информация сакланган. 1915 елның 18 февралендә 95-нче Красноярск пехота полкының рядовое Ахмагин (Әхмәтшин) Ахмет-Хан (Әхмәтҗан) Моцарже авылы (Польша) янында яраланып госпитальгә ята.

    Госпитальдән соң Әхмәтҗан Әхмәтшин 312-нче Васильковск пехота полкына җибәрелә. Шул полкта хезмәт иткәндә 1916 елның 10-13 мартында  Пуден- Епукно авыллары (Латвия) янындагы бәрелешләрдә ул һәлак була.

    Безнең якташыбыз Әхмәтшин Әхмәтҗан шулай сугыш кырында мәңгегә ятып кала. Бәлки аның туганнары табылыр (документларда ул өйләнгән булган дип язылган)- алар бабаларының кайда башын салганын белә алырлар.

         Батырлар барыбер авылыбызга кайталар: мәчет шурасы ел саен 23 февраль белән 9 май арасында Бәзәкә авылының беренче һәм икенче бөтендөнья сугышларында катнашкан солдатларын искә алып дога кылалар.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться