• Новости

    Кичке авыл

    Кичке авыл

     

    Тынлык бишегендә тибрәнә

    Авылымның гүзәл кичләре.

    Тәрәзләрдә утлар кабына -

    Җилферди күңел пәрдәсе.

     

    Тулы ай нурына төренеп,

    Сандугач моңлана бер талда.

    Йолдызлы күк йөзе астында

    Серләшә аккошлар елгада.

     

    Ап-акка төренгән алмагач

    Бигрәк тә матур кичләрен.

    Яңа чапкан печән өеме -

    Оныталмам аның исләрен.

     

    Бер кайтып урарга урамны,

    Кулларны учакта җылытып,

    Күңелдә сакланган сагынуны

    Шул бер кич эчендә таратып.

     

    Резедә Шамсуллина









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться