• Новости

    Хабибуллин Шакир Закир улы Улемсез полк исемлегенэ кертелде

    Хабибуллин Шакир Закир улы- Үлемсез полк исемлегенә кертелде

         Яңа ачылган архив документларыда тагын бер якташыбызны таптык. Бу 1915 елда Бәзәкә авылында туган Хабибуллин Шакир Закир улы. Ник без аны башта ук белә алмадык икән? Моның сәбәпләрен түбәндә аңлатып үтәрбез: Хабибуллин Ш.З. РККАга Бәзәкәдән алынмаган булырга тиеш, чөнки Бәзәкәнең “Подомовая книга”сында аның турында бернинди дә язма юк. Бондюг райвоенкоматы (кайбер архив документларында “Балтасинская РВК” дип язылган?) тарафыннан ул я фин сугышына, я Бөек Ватан сугышы башланганчы армиягә алынган булырга тиеш- сугыш елларындагы Бондюг РВКсы мобилизовать ителгән кешеләр арасында да аның исеме юк. Җитмәсә сугыш ыгы-зыгысында Шакир абзыйның туган районын да (Байдашский), авылын да (Бодкони) күп хаталар белән язалар. Архив документларында тагын Шакир абзыйның өйләнгән булуы һәм хатыны Әхмәт....(дөрес язылмаганга охшаган) Бәзәкә авылында торуы язылган.

         Ул үзенең кыска гына сугышчан юлын данлыкы Ленин орденлы 136-нчы укчы дивизиянең (1942 елның февраленнән 15-нче гвардияле укчы дивизия!) 541-нче укчы полкында Украинаның Запорожье өлкәсенең Васильев районындагы Малая Белозерка авылы янында 1941 елның 29 сентябрендә тәмамлый һәм шунда ук күмелә.

         Шулай итеп, 1941 елда немец гаскәрләре басымы астында чигенергә мәҗбүр булган сугышларда башын салган тагын бер герой якташыбыз авылыбызның Үлемсез полк исеменә өстәлде. Аны да мәчет әһелләре ел саен искә алып, исемен бөтен авылга яңгыратып дога укырлар, алла боерса. Бәлки әле Шакир абзыйның туганнары да табалыр бу язмаларны укыгач- аның бит сугышка киткәндә авылда гаиләсе кала.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться