• Новости

    Мэрхэмэтле йорэк кочлерэк

    Мәрхәмәтле йөрәк көчлерәк

         Менделеев районы Ветераннар советы тәкъдим иткән  “Йөрәк җылысын бүләк ит”  (Подари тепло своих сердец) дигән акциягә Бәзәкә китапханәсе дә кушылды. Әлеге эшне башлап җибәрүче һәм оекбашлар бәйләү өчен материал белән тәэмин итүче булып Бәзәкә мәчете шурасы тора.

         17 октябрь көнне китапханәгә  мобилизацияләнгән ир-егетләргә оекбашлар бәйләргә дип   Бәзәкә авылының иң мәрхәмәтле  өлкәннәре  җыелды.  Бүгенге көндә һәркемнең уенда да телендә дә  бары тик бер сүз булды: сугыш тукталсын да киткән балаларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Ә хәзергә өлкәннәр догаларын укып, йөрәк җылысын , ихлас теләкләрен кушып оекбаш бәйлиләр.  Тормыш авырлыкларына бирешмичә шундый игелекле акциядә катнашкан, сабырлык үрнәге булып торган көчле рухлы авылдашларыбызга олы рәхмәтләребез.

    Тулырак









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться