• Новости

    Солдатларыбызга булэклэр жибэрелде

    Солдатларыбызга бүләкләр җибәрелде

         Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүх хөрмәтле авылдашларыбыз, чит төбәкләрдә яшәүче мөселман кардәшләребез, мөслимәләребез!

         Мәчет шурасы, спонсорларыбызның тәгъдиме белән, библиотека каршындагы “Хәят” группасы, авылдашларыбыз белән берлектә мобилизацияләнгән солдатларыбызга җылы оекбашлар бәйләнде, кибеттән дә алып тапшырдылар. Шулай ук күчтәнәчләр, хатлар алып алып килделәр. 10 ноябрь көнне җыелган барлык бүләкләр Татарстанда формирование үткән “Алга” һәм “Тимер” доброволецлар батальоннарына җибәрү өчен Алабуга шәһәрендәге “Махеев” фонды җитәкчесе Шәйморатов Ильшат Габделхай улына илтеп тапшырылды.

         Аллаһның рәхмәтләре булсын шушы акциядә катнашкан барлык авылдашларыбызга, милләттәшләребезгә!

                                                                            Мәчет шурасы (ноябрь 2022 ел)

    мәчет тормышы

    библиотека









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться