• Новости

    Киттен, бэгърем

     Киттең,  бәгърем

     

    Минем тормыш иптәшем Мехәмәтдин кызы Мәүлиямнең вафат булуына 14 ноябрьдә 1 ел була. Бу минем аның рухына багышлап язылган шигырь. Якын кешеңне югалту бик авыр...

                                                                           

    Авыртулар, зур сынаулар үтеп,

    Киттең, бәгърем, якты дөньядан.

    Догаларым кабул булсын сиңа,

    Булсаң иде изге җаннардан.

    Киттең, бәгърем, карап күзләремә,

    Әйтәлмәдең соңгы сүзеңне.

    Авыр вакытларың булгандыр шул,

    Еракларга төбәп күзеңне.

    Киттең, бәгърем, салкын җир астына,

    Калдырып кайттым сине, бик авыр.

    Җиңел булсын авыр туфракларың,

    Синең йортың шушы тар кабер.

    Киттең, бәгърем, җәннәт бакчалары

    Булса иде яткан җирләрең.

    Раббыбызның җәннәт бакчаларын,

    Карап ятса иде күзләрең.

    Киттең, бәгърем, кереп төшләремә,

    Хәлләремне белеп торасың.

    “Син һаман да ялгыз, нигә ялгыз,

    Нигә мине һаман көтәсең?”

    “Киттем, бәгьрем, мин бит бүтән кайтмам,

    Көтмә мине, көтмә, кадерлем.

    Мин бит сизәм, сиңа шундый авыр”,

    Әйтә кебек синең җаннарың.

    Киттең, бәгърем, Раббым кабул итсен,

    Догаларым барып җитсеннәр.

    Җәннәтләрдә күрешергә язсын,

    Фәрештәләр теләп торсыннар.

    Киттең, бәгърем, кире кайтулар юк,

    Кайтыр юллар бар да киселгән.

    Тәкъдирләрне Раббым билгеләгән,

    Бар да алдан язып куелган.

                                  Мехаматнур Нәҗметдинов, 2022 ел, 12 ноябрь

    муза









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться