• Новости

    Яна ел мобэрэк булсын!

    Яңа ел белән, авылдашлар, якташлар, дуслар!

         Хөрмәтле авылдашлар, якташлар, дуслар! Барыгызны да сайт администрациясе исеменнән якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз! Иске ел барлык борчуларны, авырлыкларны үзе белән алып китсен. Яңа ел барчагызга да - гаиләләрегезгә, якыннарыгызга, туганнарыгызга һәм дусларыгызга ныклы сәламәтлек, чиксез бәхет, бары тик яхшы хәбәрләр, яңа уңышлар, ә иң мөһиме иминлек һәм тынычлык алып килсен! Балаларыгыз, оныкларыгыз сезне үзләренең уңышлары белән шатландырып һәм канатландырып торсын. Илебезне сакларга киткән егетләребез исән-имин булып өйләренә әйләнеп кайтсыннар! Без алга таба да туган якларыбыздан үзебезнең бүләкләребезне җибәреп аларның йөрәкләренә җылылык һәм көч өстәп торырбыз. Илебез, һәр гаилә өчен авыр булган көннәрдә, безнең әби-бабаларыбыз шикелле, бердәм һәм бергә булыйк, авылдашлар.

         Шулай ук бүгенге форсаттан файдаланып, үзләренең йөрәкләреннән чыккан җылы сүзләрен һәм теләкләрен сайт аша авылдашларыбызга җиткерергә кирәк дип тапкан киң күңелле якташларыбызга барлык укучылыр исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Аерым итеп, күп язмаларны әзерләргә булышкан киң күңелле авылдашларыбыз Фәния ханым Бәшәровага, сайтның модераторлары Лилия ханым Мунировага, Рәсим Шакировка  зур рәхмәтләр! “Яхшы сүз җан азыгы”,- ди бит халкыбыз. Изге теләкләрегез үзегезгә, якыннарыгызга йөз булып кайтсын!

          Яңа еллар мөбәрәк булсын!









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться