• Новости

    Бзэзкэ китапханэсе тарихы

    Бәзәкә китапханәсе тарихы

         Китап – кешелек тарихындагы иң зур казанышларның берсе, гыйлем һәм рухи байлык чыганагы, халыкның мәдәнилеген чагылдыручы көзге.

    Китапханәчелек – гомуми китап гыйлеменең состав өлеше. Китапханәләр тарихы, башка мәдәни һәм фәнни оешмалар тарихы кебек үк, мәдәният тарихының бер өлешен тәшкил итәләр.

         Соңгы еллардагы махсус тикшеренүләр нәтиҗәсендә 1917 елның октябренә хәтле үк дәвердә татар китапханәләренең тулы бер челтәре барлыкка килүе ачыкланган. Алар татарлар компактлы төркемнәр булып яшәгән Казан, Оренбург, Мәскәү, Әстерхан, Самара, Уфа, Сарапул, Малмыж, Чиләбе, Алабуга һ.б. шәһәрләрдә эшләп килә.

         Ә Бондюгта китапханәчеләр курсы 1939 елда ачыла. Ул 10 көнлек курска белем алырга Бәзәкә авылыннан югары класста укучы Көләчева Мәрьям апаны җибәрәләр. Курста китапханә эшенең беренче алымнарын өйрәнеп, эш өчен кирәк булган формуляр һәм башка документларны алып, 15-20 китап күтәреп Мәрьям апа авылга кайта. Китапханә өчен авыл уртасында урнашкан, хуҗасы авылдан сөрелгән Нури бай йортын бирәләр. Бу йорт зур гына 2 бүлмәдән тора. Аның бер ягын – уку йорты, ә икенчесен – китапханә дип атыйлар.

    Бу вакытта инде авылда клуб оешкан – ул иске медпункт  урынында эшли. Шулай итеп, колхоз рәисе Мухаметзянов, авыл совете рәисе Гатау Көләчев һәм Мәрьям апа китапханә ачып, аның эшен башлап җибәрәләр. Бу вакытта яшьләр клубка бик теләп йөриләр. Укый-яза белүчеләр әкренләп китапханәгә дә юл алалар.

         1940 елда 10 классны тәмамлап, дәүләт имтиханнары тапшырыр алдыннан, Мәрьям апа китапханәне Ибраһим атлы егеткә тапшыра.

          1941 елда Кәримуллин Мулла сугышка киткәч китапханәне Көләчева Мәэлүфә апа кабул итә. “Бу вакытта инде китаплар арткан, китапханә эше азмы-күпме эзенә төшкән иде. Кич белән китапларны, газеталарны кычкырып укыйбыз, соңыннан фикер алыша идек. Китапханә белән клуб тыгыз элемтәдә эшлиләр. Бу елларда яшьләр Бөек Ватан сугышы авырлыкларына карамыйча сәхнәдә “Банкрот”, “Зәңгәр шәл”, “Галиябану” пьесаларын куйдылар”, - дип сөйли Мәэлүфә апа.

    1944 елда китапханәдә Фарахетдин Хузяхметов эшли башлый. “Китапханә эше инде киң җәелгән. Авылдагы урта мәктәпкә бөтен тирә-яктагы авыллардан балалар укый. Алар барысы да китапханәгә язылалар. Китапка чиратка берьюлы 40 лап кеше баса иде. Китапханә кебек үк уку йорты да гөрләп тора. Мондагы газета-журналлар көненә бик күпләр кулыннан уза иде”, - дип сөйли Фарахетдин абый.

         1948-1953 елларда китапханәдә Мансура Мусина хезмәт куя. Бу чорда авылда партоешма, комсомол оешмасы бик актив эшли. Китапханәче инде әлбәттә иң актив агитатор.

         1953 елда Алабуга культура-агарту училищесын тәмамлап туган авылына эшкә Нәкыя апа Шакирова кайта. “Китапханәне октябрь аенда кабул иттем. Авылда ул вакытта якынча 3500 кеше яши иде. Китапханәгә шуларның 950се язылган. Мин кабул итеп алганда 6000гә якын китап иде. Халык дошманнары, аннары шәхес культы дип бик күп китапларны фондтан алдырдылар. Шуңа китап фонды нык кимеде. Мин эшләгән 1973 елга кадәр вакыт аралыгында китап фонды 12000экземплярга кадәр артты. 52 томлы – БСЭ, 10 томлы – МСЭ, 3 томлы – авыл хуҗалыгы энциклопедиясе, галим Тимирязевның 10 томлыгы бар иде. Укучылар акрынлап бу китаплар белән эшләргә өйрәнделәр. Шулай ук китапханәдә бик күп массакүләм чаралар үткәрә идек. Ул вакытта бер генә язучы, бер генә шагыйрьнең дә күренекле датасы билгеләп үтелмичә калмады. Китап укучылар конференциясен укучылар  китапханәгә сыймаганга клубта үткәрә идек. Аеруча истә калганы Г.Бәшировның “Намус” романы буенча үткәрелгән конференция булды. Китапханәнең төп үз эшеннән тыш китапханәдә һәрдаим  агитколлектив, партия, комсомол оешмалары җыелышлары, агитукулар үткәрелә иде. Кыр станнарында, фермаларда политинформацияләр үткәрү, стена газеталары чыгару, алдынгы колхозчы хөрмәтенә дан флагы күтәрү, ялкау эшчене “Яшен”гә төшерү – болар барысы да китапханәче җилкәсендә иде”, - дип искә ала Нәкыя апа.

         1973 елның июнь аенда җирле советларга сайлау булып уза, һәм депутат итеп сайланган Нәкыя Шакированы авыл советына секретарь итеп күчерәләр. Нәкыя апа китапханә эшенә үзенең 20 ел гомерен багышлаган, нәкъ ул эшләгән чорда китапханә чынлап культура учагына әйләнгән. Үзенең эшен яратып башкарган, аңа бөтен күңелен биргән, ярдәмчел һәм мөлаем Нәкыя апаны, ул эшләгән чорны сагынып сөйлиләр өлкән яшьтәге укучыларыбыз.

         1973 елдан үзенең хезмәт юлын китапханәдә Гөлсинә Мухаметзянова башлап җибәрә. Бу елларда китапханәләр китап белән яхшы тәэмин ителәләр, ел саен 25-30 исемдәге газета-журнал яздыралар. Гөлсинә апа авылыбызның Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашулар үткәрә, алар турында “Авылдашларыбыз сугыш кырларында” исемле альбом төзи.

         Нури бай йортына урнашкан китапханә инде искерә, һәм аны Ык Тамагыннан күчереп салынган икенче бинага күчерәләр. Бу бина зур гына ике бүлмәдән тора: берсен - абонемент, икенчесен – уку залы итәләр. Яңа китапханәгә радио, телевизор, телефон куялар. Кичләрен укучылар сәгать 9-10 га кадәр биредә булалар, төрле темага әңгәмәләр, диспутлар үткәрәләр; язучылар, шагыйрьләр белән очрашалар.

         1981-1988 елларда китапханәдә Сабитова Рәмзия, Насибуллина Лилия, Башарова Фәния, Гиззатуллина Ясминур эшлиләр. Һәм, әлбәттә инде, терлекчеләр, механизаторлар арасында агитмасса эше алып бару, язын кыр станнарында клуб белән берлектә агитколлектив чыгышлары оештыру, ел буе савымчыларның һәм механизаторларның эш күрсәткечләрен яктыртып “Яшен” һәм башка стена газеталары чыгару, фермага контроль савымга йөрү китапханәче өстендә.

         Ләкин, 1989 елның салкын январь төнендә Бәзәкә авылы зур югалтуга дучар була: электр белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә бер бинага урнашкан почта белән китапханә янгын чыгып янып бетәләр. Берничә сәгать эчендә якынча 12 000 китап белән бергә 50 ел буена тупланган тарих һәм материаль байлык юкка чыга.

         Яңа китапханәне 1991 елда Фәния Башарова ачып җибәрә һәм түбәндәгеләрне сөйли: “Китапханә авыл башындагы бер йортта ачылды. Ул вакытта авыл советы рәисе булып Н.Г.Гыймадиев, Менделеев Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры булып Ф.Н. Моратова, комплектация бүлеге мөдире булып Р.Хадиуллина эшли иде.”

     

     (Язма якынча 2005-нче елларда  әзерләнде. Өйдән өйгә йөреп материал җыйганда китапханәдә көчен, күңелен биреп эшләгән шушы кешеләр фотоларын да биргәннәр иде. Кызганычка каршы, саклап кала алмадым шул. Язучы Дамир Гарифуллин китап бастырабыз дип сорагач бирдем дә, кире кайтармады. Әгәр дә авылдашларда  фотолар сакланган булса авыл китапханәсенә хәбәр итегез әле).

     

    Материалны китапханәче Ф.Бәшәрова әзерләде

    Тулырак

     

     









    Адрес: 423648, Республика Татарстан, Менделеевский район, с. Бизяки. Самое родное село в мире.
    Расположение села: правый берег р. Кама, до Набережных Челнов-37км, до Казани-250км, до Ижевска-160км

    Яндекс.Метрика
    Поделиться